Сухумдагы хакимият абхаз күгендә Грузиянең кешесез ике күзәтү очкычын бәреп төшерүен белдерде, Тифлис исә моны шунда ук кире какты.
Абхазиядән килгән мәгълүмат инде әкренләп сугыш кырыннан алынган хәбәрләрне хәтерләтә.
Абхазларның атна азагында тагын ике грузин күзәтү очкычын бәреп төшерүе турындагы хәбәр Тифлиснең Мәскәү белән араларын тагын да кыздырып җибәрде.
Грузиянең тышкы эшләр министрлыгы грузин ягының нинди дә булса очкычлар җибәрүен кире кагып, абхазларның шушы хәбәрен "сафсата" дип атады.
Ә инде Абхазиянең сепаратист хакимиятен үз канаты астына алган Мәскәү шунда ук Тифлискә ташланып, андый очышлар канунсыз булып тора дип белдерде һәм Грузия президенты Михаил Саакашвили хөкүмәтен "күрәләтә киеренкелекне арттыруда" гаепләде.
Грузия парламентындагы тышкы эшләр комитеты рәисе Константин Габашвили, Русия ягы шулай итеп гаепне грузиннарга гына тагарга тели, дип исәпли:
"Бу юлы берни дә булмады. Моны бары тик урысларның гадәттәгечә грузиннарны башкаларга агрессив итеп күрсәтергә тырышуы дип кинә атарга мөмкин", ди Грузия парламенты депутаты Габашвили.
Мәскәү абхазларның Грузиядән аерылу теләген элек тә яклап килде, ә инде Косово үз бәйсезлеген игълан иткәч Русия шушы яклавын бермә-бер арттырды һәм хәтта гәмәли чаралар да күрә башлады.
Узган атнада Русиянең саклану министрлыгы Абхазиядәге тынычлык саклау көчләре санын арттыруы турында игълан итте, моны ул грузин ягының абхазларга каршы көч туплавы белән аңлатты.
Ул арада Көнбатыш, аерым алганда, Европа Берлеге абхаз низагына катнашы булган бар тарафларны сабырлыкка, аек акыл белән эш итүгә өнди һәм аларны үзара ышаныч тудырырлык гамәлләр кылуга чакыра. Киеренкелекне арттырырлык гамәлләрдән тотылып торуга Ак йорт та өнди.
Дүшәмбе кичен Кушма Штатлар конгрессы Абхазия тирәсендәге вазгыятьне тикшерергә һәм Грузия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләргә караган махсус белдерү кабул итәргә җыена.
Алынган хәбәрләргә караганда, шушы белдерү Мәскәүгә карата шактый кырыс эчтәлектә язылган, анда Русия ягының Грузиядән аерылырга теләгән абхаз хакимиятен яклавы асылда хөкем ителә. Вашингтонда чыннан да, Мәскәү абхазларны Тифлистәге хөкүмәтнең Көнбатыш белән яхшы мөнәсәбәттә булуы, аның НАТОга кушылырга теләвенә генә үч итеп яклый, дигән фикердә торалар.
Әмма конгрессменнар арасында Русиягә карата андый кырыс мөгамәлә алуга каршы чыгучылар да бар. Шуларның берсе Калифорния республиканы Дан Рорбахер:
Рорбахер фикеренчә, һәркемгә карата да бер принцип булырга тиеш - косоварларның да үзбилгеләнү хокукы бар, чеченнәрнең дә, һәм шул исәптән Грузиядән аерылып яшәргә теләгәннәрнең дә.