Айрат Дилмөхәммәтов экстремистлыкта гаепләнә.
Эш шунда, узган ел аның бакчасындагы йорттан кайбер китаплар кулга алынган иде. Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгын билгеләү алдыннан хәвефсезлек чаралары үткәргәндә “Войны против ублюдков”, ягъни “Адәм актыкларына каршы сугышлар” дигән 2365 данә һәм “Юбилей манкурдов”, ягъни “Маңкортлар юбилее” исемле бер китабы кулга алынган иде. Әлеге китапларга лингвистик экспертиза үткәрелгән. “Адәм актыкларына каршы сугыш” китабы экстремистик дип табылган. Прокуратура әлеге китапны экстремистик эчтәлеген дәлилләү өчен мәхкәмгә мөрәҗәгать итте.
Айрат Дилмөхәммәтовның экстремизмда беренче гаепләнүе түгел. “Провинциальные вести” гәзитендә көн күргән кайбер язмалары өчен ул шартлы бер елга хөкем ителгән иде инде.
Айрат Дилмөхәммәтовның экстремизмда беренче гаепләнүе түгел. “Провинциальные вести” гәзитендә көн күргән кайбер язмалары өчен ул шартлы бер елга хөкем ителгән иде инде.