Мьянмарга БМОдан беренче ярдәм очкычы килде

Инде алты көн көчле табигать казасы нәтиҗәләреннән арына алмаган Мьянмарга бүген БМО ярдәме белән беренче очкыч килде. Оешманың Дөнья азык-төлек программасы вәкилләре сүзләренә караганда, очкычта көндәлек кирәк-яраклар китерелгән.

Шимбә көнне булган көчле давылда 23 меңнән артык кеше һәлак булган, 42 мең кеше хәбәрсез югалган. Үлгәннәрнең саны тагын да югарырак булырга мөмкин. Миллионлаган кеше йортсыз калган.

Халыкара җәмәгатьчелек Мьянмардагы хәрби идарәнең илгә коткаручы һәм ярдәм оешмаларын кертергә теләмәгәненә борчылу белдерә.