Татарстан сәясәтчеләре Медведев рәсми рәвештә президент вазыйфасына керешә дә, һичшиксез ил сәясәтенә нинди дә булса үзгәреш кертә дип фаразлады.
Чит телдә матур яңгыраган инаугурация, ягъни Медведевнең президент вазыйфаларына күчү мәҗлесе тыныч узды үзе. Барсыда көтелгәнчә, шаккаттырырлык әйберләр булмады. Хәзер Медведев - президент, Путин – премьер. Сәясәтчеләр һичшиксез бу вакыйгалар нәтиҗәсез узмыячак ди һәм моннан соң сәясәттәге вәзгыятнең ничек үзгәрергә мөмкинлеге турында фаразлар кыла.
Инаугурациядән калган тәэсирләргә килгәндә, “Звезда Поволжья”да Рәшит Әхмәтов ул көнне Путинның моңсу булуын әйткән иде. Медведевнең сүзне “мин кеше хокуклары һәм иреклеге өчен көрәшәчәкмен” дип башлавын уңышлы дип санала. Һәрхәлдә Путинның президентлыкка басканда әйткән “Совет республикалары берлегенең җимерелүе 20 гасырның иң зур геосәяси фаҗигаләренең берсе” дигән сүзләреннән Медведевныкы күпкә отышлырак һәм халыкка якынрак, ди Әхмәттов.
Инаугурациядән калган тәэсирләргә килгәндә, “Звезда Поволжья”да Рәшит Әхмәтов ул көнне Путинның моңсу булуын әйткән иде. Медведевнең сүзне “мин кеше хокуклары һәм иреклеге өчен көрәшәчәкмен” дип башлавын уңышлы дип санала. Һәрхәлдә Путинның президентлыкка басканда әйткән “Совет республикалары берлегенең җимерелүе 20 гасырның иң зур геосәяси фаҗигаләренең берсе” дигән сүзләреннән Медведевныкы күпкә отышлырак һәм халыкка якынрак, ди Әхмәттов.
Бу вакыйгалар Татарстандагы сәяси вәзгыяткә ничек тәэсир итәр дигән сорауга да журналист кайбер фикерләр әйтеп китә. Газетада язылганнардан чыгып, бүгенге көндә, Казанда шәһәр мэры Илсур Метшин Медведев хакимияте идарәсе җитәкчесе урынбасары булып Мәскәүгә китәчәк икән дигән гайбәтләр йөри. Имеш, Медведев президент булып эшли башлаган мәлдә, зур сәясәттә абруй казанган Шәймиевтән ышанычлы кадрлар тупларга ярдәм сораган.
Русиянең яңа хакимиятендә Исхаковның нинди дә булса дәрәҗәле урын алуы шикле, Әхмәтов фикеренчә. Заманында Медведевка Исхаковка каршы күп компромат биргәннәр, шуңа күрә президент алдында аның абруе төшкән. Исхаковка каршылык баруны автор, бүгенге көндә Амурда барган вакыйгалар белән дә бәйләп карый. Искә төшерик, биредә вице - губернатор Гүзәлия Минкина , министрлар Рамил Тураев, Андрей Беловка карата җинаять эше кузгалтылган инде. Билгеле элек-электән бу кешеләр Исхаков командасы кешеләре саналды. Шуңа күрә Метшинның зур хакимияткә килүе, бу Исхаковны дәрәҗәсе төшүе, ә Шәймиевнең абруе артуын аңлата ди, журналист.
Казанда хакимият башлыгы кем була соң дигәндә, Әхмәтов беренче чиратта Рәфис Борһанов исемен искә ала.
Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнихановны исә киләчәктә, хәзерге эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров алмаштырырга мөмкин, ди Әхмәтов. Чөнки нәкъ менә Сәфәров суверенитет референдумы көннәрендә, Шәймиев өчен авыр чакларда, аңа ярдәм иткән. Әлбәттә бу урынга Илшат Фәрдиев та дәгъва итә ала, әмма Шәймиев президент, ә аның кардәше Фәрдиев премьер булса бу бик үк дөрес килеп чыкмый, ди журналист. Миңнихановның алдагы язмышын күзаллап, Рәшит Әхмәтов аның федераль дәрәҗәдәге министр урынбасары булырга мөмкинлеге турында әйтә. Хәтта премьерның министр Кудрин белән очрашуы да билгеле, ди ул.
Русиядә яңа президент билгеләнү уңаеннан, күп кенә сәясәтчеләр, төбәк җитәкчеләре, шул исәптән Шәймиев тә алмашыначак дип фаразлаган иде. Әхмәтов фикеренчә, эшләр шулай барса, Шәймиев әле 2010елга кадәр тәхеттән китмиячәк. Шәймиев урынына министр Нургалиевнең илү мөмкинлеген дә журналист түбән бәяли. Аныңча, читтән килгән җитәкчене Татарстан халкы каршы алмас.
Шулай итеп, бер ара үткен телле жeурналистлар тарафыннан Шәймиевнең җыры җарланган инде дигән фикерләр ишетелсә дә, хәзер бу фикер инкарь ителә. Әхмәтов фикеренчә, хәзер Шәймиевнең президентлыктан китүе, зур ялгышык булыр иде. Ул хәтта Медведев өчен яхшы киңәшчесе була ала. Медведев аны абруйлы, тәҗрибәле сәясәтче итеп белә һәм хөрмәт итә. Шуңа күрә Русия хакимиятенә Медведевнең килүе бу Шәймиев һәм дә Татарстан өчен дә бик уңайлы вакыйга, ди Рәшит Әхмәтов.