Русия Җиңү бәйрәмен зурлап бәйрәм итте

Җиңү бәйрәмен Русия быел да зур хәрби парад белән билгеләде. Советлар берлеге таркалганнан бирле беренче мәртәбә анда бу юлы авыр кораллар да күрсәтелде.

Түгәрәк бәйрәм булмаса да быел Русия җитәкчеләре Җиңү көнен бик зурлап билгеләргә булды. Моңа бәлкем дә илдә яңа президент булуы тәэсир иткәндер, гәрчә дәүләт телеканалында парадтан хәбәр бирүче адәм анда катнашучыларны санап киткәндә беренче булып элекке президент, хәзер премьер-министр Путинне әйтте, аннары гына чират яңа илбашы Медведевкә җитте.

Зурдан кубып үткәрүнең төп сәбәбе башка җирдә дә ята ала. Җиңү парады ул Икенче дөнья сугышында һәлак булган 27 миллионлап совет кешесен искә алу чарасы гына түгел, беренче чиратта илнең яңа чордагы хәрби күәтен, заманча коралларын күрсәтү мөмкинлеге дә.

1991 елда Советлар берлеге таркалганнан бирле быелгы хәрби парадта беренче мәртәбә танклар һәм хәтта стратегик ракеталар да күрсәтелде. Бу турыда фәрманны президент чагында әле Путин чыгарган иде.

Бәйрәмнең үзен инде ул әле генә билгеләнгән премьер-министр буларак каршылый. Ә төп нотыкны исә Русиянең яңа президенты Дмитрий Медведев ясый.

Вакыйганең нинди рухта булуы Медведевнең чыгышында да сизелә - анда ул, мисал өчен, яңа сугышларга китерә алырлык җавапсызлык амбицияләре турында әйтә.

"Без башка илләр эшенә тыкшыну һәм чикләрне яңадан билгеләү максатында расачыл һәм дини нәфрәт чәчү, тар тәгълиматләр һәм экстремизм террорын тарату омтылышларын бик җитди алырга тиеш", дип кисәтә Русиянең яңа президенты Дмитрий Медведев.

Путиннең эзлекле һәм урыны белән тәкәббер дә тышкы сәясәте Русияне НАТО илләре, Америка Кушма Штатлары һәм Көнбатыш белән тыгызрак мөнәсәбәтләр урнаштырырга теләгән кайбер элекке совет республиклары белән дә киеренкелеккә китергән иде.

Моны Русия эчке бердәмлеген ныгыту, советлардан соң барлыкка килгән идеологик бушлыкны тутыру сүрәтендә алып бара. Тыштан дошман эзләү бу эшне җиңеләйтә, ә инде аңа каршы торырлык көч-күәт булуын күрсәтү өчен Җиңү парады иң кулай мөмкинлек булып тора.

Хакимиятнең моңа бик җитди каравын шул да күрсәтә - хәрби парадлар быел башкала Мәскәүдә генә түгел, бар ил буйлап, эре шәһәрләрдә дә узды.

Советлар берлегендә төп бәйрәм булып 7 ноябрь, үктәбрь инкыйлабы көне саналса, хәзерге Русиядә иң олы тантаналар нәкъ менә Җиңү көнендә уза.