Тикшерүләр күрсәткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда урта хезмәт хакы 14 мең сум тәшкил итә. Белгечләр исә алдагы өч елда бу күрсәткеч тагын 20%ка артырга тиеш, ди.
Әмма керемнәр 1,5 тапкырга артса да, халыкның сатып алу сәләте барыбер дә, берникадәр түбәнрәк була, инфляцияне онытырга ярамый. Пәнҗешәмбе Татарстанның икътисад министрлыгында узган коллегия утырышында 2011 елга икътисадый үсеш фаразлары һәм бәяләрнең торышы каралды.
Министр Марат Сафиуллин фикеренчә, Республиканың гомум еллык керемен болай арттырып була.
Әгәр без гомуми еллык керемне 7%ка арттыру турында сүз алып барабыз икән, моның өчен Татарстан икътисадына 14% инвестиция кертелергә тиеш. Узган ел исә, Русиядә инвестицияләр күләме 20% булса да, Татарстанда бу сан 12% кына булды. Әмма министр сүзләренчә, Русия икътисадына да чынлыкта ул күләмдә инвестицияләр кертелми. Бары тик федераль финанслау хисабына узган ел кертелгән инвестицияләрнең саны югарырак билгеләнгән, ди Марат Сафиуллин.
Министрлык вәкилләре фикеренчә, алдагы елларда авыл хуҗалыгы һәм юл төзелеше үсеш алачак. Әмма Дәүләт Шурасында икътисад комитеты рәисе Марат Галиев һәм бюджет комитеты рәисе Илсур Сафиуллин бу карашка нык каршы чыктылар. Әйтергә кирәк, утырыш барышында канун чыгаручы хакимият тармагы вәкилләре тагын күп кенә башка мәсьәләләрнең үтәлеше белән кәнагать булмады. Шуңа күрә бу җыелыш күбрәк, министрның алар алдында аклануы кебегрәк күренде.
Шулай ук икътисадчыларны керемнәрнең барлык катлам кешеләр арасында да бертигез булмавы борчый. Шуңа да, төбәкнең гомум еллык кереме артса да, еш кына бу артулар, болай да хәлле яшәүчеләргә генә ярдәм итә дигән фикергә килде бирегә җыелганнар. Әмма республика иктисадчылары 2011 елга бу проблема булмыячак, дип оптимистик фаразлар кыла.
Якындагы елларда Татарстанда бәяләр ничек үзгәрәчәк дигәндә, төп арту торак комуналь хуҗалык өчен түләүләр артуын әйтә белгечләр. Алар фаразынча 16-17% артачак.
Дәүләт Думасында икътисад комитеты рәисе Марат Галиев игътибар иткәнчә, татарстанлылар күп вакытта башка төбәкләр белән чагыштырганда үзләрендә тарифларның түбән булуы дип сөйләнсә дә, бу алдашу.
Әлеге мәсьәләгә карата бюджет комитеты Илсур Сафиуллин да үз фикерен әйтте.
Халык торак комуналь хуҗалыгы түләүләре белән бер дә кәнагать түгел. Күп очракта без субсидияләрнең саны кимүне яхшы хәбәр буларак кабул итәбез. Чынлыкта, бу бит халыкның баюын аңлатмый. Кешеләрнең бу тиен-миеннәрне алу өчен өем-өем кәгазьләр җыеп йөрисе килми, диде Илсур Сафиуллин.
Ә менә Татарстанның тарифлар комитеты рәисе Марина Файрушина исә, бүгенге көндә торак хуҗалык түләүләрен түбән ди, гәрчә халык аларны котычкыч югары бәяләсә дә.