БМО Мьянма хакимиятен ярдәм итү өчен һуманитар оешмаларны күпләп кертүне соры

БМОның югары дәрәҗәдәге вәкиле Мьянманың хәрби җитәкчелеген Наргиз туфаныннан зыян күргән районнарга һуманитар оешмалар һәм табибларга керү мөмкинлеген киңәйтүне сорый.
Джон Холмс Янгонга БМОның генераль секретаре Пан Ги Мунның мөрәҗәгатен алып килгән.
Мьянма хакимияте зыян күргән урынга һуманитар эшлеклеләрне чикле санда гына кертә.
Рәсми саннарга караганда, Наргиз туфаныннан 78 мең кеше үлгән, 56 меңе эзсез югалган.
Халыкара һуманитар оешмалар Мьянмадагы меңләгән бала ачлыктан үләргә мөмкин дип кисәтә.
“Балаларны саклап калыйк” оешмасы вәкиле әйтүенчә, әгәр якын көннәрдә балаларга ризык бирелмәсә, аларны үлем көтә.