Диния нәзарәте Казыйлар шурасы Фәрит Салманның “Фалнамә” китабын сату яки тарату, бозыклыкны таратуга тиң дип белдерде. Китап “зур гөнаһ” дип санала.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең казыйлар шурасы карарын мөфтиятнең матбугат үзәге таратты. Бу китап сафсата дип билгеләнгән, ягъни ислам принципларына каршы килә, дип санала.
“Китап, Исламга кадәрге багу принципларына нигезләнгән”, - дип яза матбугат үзәге. Дәлил итеп берничә сәбәп күрсәтелгән. Әйтик шуларның берсе: “Коръәндә, “Мәидә” сүрәсенең 90 аятендә әйтелгәнчә: “Әй, сез, иман китергән бәндәләр! Аракы эчү, отыш уеннары, потларга табыну, юраулар – шәйтан гамәленнән булган, пычрак эшләрдер. Бәс алардан сакланыгыз, ерак торыгыз! Шәят, сез котылуга, җиңүгә ирешерсез”, - дип бәян ителә.