Чаллыда “альтернатив” музыка кичәсе узган

Чаллы шәһәрендәге “Гараж” клубында Ismail кебек альтернатив башкаручылар чыгыш ясаган.

Чаллы шәһәрендәге “Гараж” клубында Alqanat, Ismail, Mubai, IttifaQ, Barbeque, T&B кебек төркемнәр чыгыш ясаган.

Cоңгы елларда “Үзебез” яңа буын хәрәкәте татарча “альтернатив” музыканы даими пропагандалый. Шул максаттан Чаллы шәһәрендәге “Гараж” клубында да махсус кичә узган. Анда Alqanat, Ismail, Mubai, IttifaQ, Barbeque, T&B кебек төркемнәр чыгыш ясаган.

Татарча “альтернатив” музыканы Казанда шулай ук “Үзәк Party” кебек чаралар да пропогандалый. Шул арада “Үзебез” яңа буын хәрәкәте активистлары, аерым алганда Рәфис Җәмдихан тырышлыгы белән “Oscar records” студиясе “Татарча беренче тапкыр альтернатива” дип аталган җыентык та чыгардылар.

“Үзебез” хәрәкәте вәкилләре шулай ук “Мин татарча сөйләшәм” кебек заманча милли чаралар да ясый. “Гараж” клубындагы кичә дә шуның дәвамы булган. Чараны ясауда Казанда яшәүче Алия Сабирова башлап йөргән. Ул да “Үзебез” хәрәкәтеннән. Ул үзе дә шигырь, көй яза, җырлый да.

Алия Сабирова, Чаллыга бер автобусны тутырып башкаручылар һәм оештыручылар баруын искәртә. Чараны оештыруда Чаллыдан Кама педагогика университеты, Казаннан Татар конгрессы да ярдәм иткән. "Чаллыда самими, ихлас татар яшьләре белән аралашып кайттык", - дип сөйли ул.