Миллионлы халкы булган Самар шәһәрендә йөз меңгә якын мөселман яши. Мөселманнарның күпчелеге, әлбәттә инде, татарлар.
Егерме ел элек Самарда бердәнбер мәчет эшләп килсә, бүгенге көндә биш мең кеше намаз укырлык Җәмигъ мәсҗеде, Тарихи мәчет, Киров базарында гыйбадәтханә һәм Мехзавод бистәсендә гыйбадәтханә эшләп килә.
Ниһаять, Самарның Зубчаниновка бистәсендә дә мәчет салына башлады. Зубчаниновка бистәсендә мәчет төзелә башлау уңае белән тантаналы җыелыш булып узды. Яңа мәчет “Болгар яңарышы” исемен йөртәчәк. Зубчаниновка мәхәлләсендә яшәгән олы татарларның йөзләрендәге куанычны сүз белән әйтеп бетергесез иде. Шулай итеп, ерак болгар бабаларыбызның даһи тормышы Самар каласында болгар исемен халыкка якынайту белән башланып китте. Халыкка болгар чорының атаклы шагыйре, дәүләт эшлеклесе Кол Гали турында махсус басылган мәгълүматнамә дә тараттылар.
Кол Галинең Ходай Тәгаләгә якынлыгы, Мөхәммәд Пәйгамбәрне олылау, Ватанга мәхәббәте, ата-анага хөрмәте, әхлакый камиллеккә ирешү турындагы фикерләрен гади формада халыкка җиткезү – барчасы да мәчет төзелешендәге яңгыраган фикерләрне куәтләде генә.
Самарда “Болгар яңарышы” исемле мәчет салу очраклы хәл түгел, чөнки Болгар дәүләтенең көньяк чикләре бүгенге Самар җирләрен дә биләгән.
Мәчет төзелешенә багышланган тантанага район җитәкчеләре, шәһәр вәкилләре, губернатор командасыннан Рабадан углы Габибулла Хасаев килгән иде. Шулай ук Похвистнево, Яңа Куйбышев шәһәрләреннән муллалар, милли хәрәкәт вәкилләре, Мордовия республикасыннан Равил хәзрәт Абдулов та килгәннәр иде.
“Болгар яңарышы” исемле мәчетне төзү чыгымнарын үз җилкәсенә татар эшкуары Гомәр Батыршин алды. Дөрес, бу зур мәшәкатьнең чыгымнарын башка татар эшкуарлары да үз өсләренә алачакларын белдерделәр, хәттә әле башка конфессия малкуарлары да ярдәм итәчәкләрен әйткәннәр. Шунысы да игътибарга лаек. Мәчет салына торган җирдә күпчелеге православлар яшәсә дә, тантанада ризасызлык белдерүчеләр күренмәде.