Чыңгыз Айтматов Нобель бүләгенә тәкъдим ителә

Төркиянең Мәдәният һәм Туризм министры Эртугрул Гүнай Төрки илләрнең һәм төрки телләрдә сөйләшүче төбәкләрнең мәдәният министрлыклары вәкилләре кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовны Нобель әдәбият бүләгенә тәкъдим итәргә җыена диде.

Үзәк Азиядәге төрки дәүләтләр белән бергә бу чарага Татарстан һәм Башкортостан да кушыла.

Айтматовны Нобель бүләгенә тәкъдим итүне Төркия президенты Абдулла Гүл дә хуплый.

Айтматов күптән түгел үз китабы турында кино төшерүдә катнашу һәм туганнары белән очрашу өчен Татарстанга килгәч хәле кисәк авыраеп китү сәбәпле Казаннан Германия хастаханәсенә озатылган иде. Бөерләре начар эшләү сәбәпле аның хәле әле дә начар, әмма инде тотрыклы диелә.