Путин премьер, Медведев президент булгач, аларның кайсысы ил белән идарә итер, тышкы сәясәтне кем билгеләр, дигән сораулар күп булды. Шушы мәсьәләгә акрынлап ачыклык керә башлады.
Хөкүмәт җитәкчесе буларак Путин Русиянең 1.3 триллион доллар күләмле иктисады өчен җавап бирә. Шушы атнада Алабугада яңа машина чыга башлау тантанасына килеп ул илнең автомобиль җитешерү тармагына караган киңәшмә үткәрде.
Узган атна Казахстан белән Кытайда булып кайткан Медведев Германиягә киләсе айда гына җыена. Путин Көнбатышка иртәрәк килде һәм Франциягә ике көнлек сәфәре вакытында сәяттән алып кеше хокукларына кадәр киң колачлы мәсьәләләргә тукталды.
"Русиядә кеше хокуклары юк дигән куркулар - ул күпертү. Һәм гомүмән, бу тема, минемчә, башка максатларга ирешү өчен Русиягә басым ясау ысулы булып тора" диде Путин.
Путинның президентлыгы вакытында Русиядә иреклекләр кысылуга карат күп тәнкыйть әйтелде. Атнакич көнне Парижда үткән матбугат очрашуы вакытында Путин бу тәнкыйтьне кире какты. Кеше хокуклары белән бәйле проблемнар һәр илдә бар, бу яктан Русия башка илләрдән аерылмый, диде ул.
Русияне башкалардан аерган әйбер, ул да булса, зур күләмдә ягулык ятмалары. Европа Берлеге газның чиреген Русиядән ала. Ягулык сату хисабына Русия ел саен миллардлаган доллар акча казана.
Бер мичкәнең бәясе 200 долларга җитергә мөмкин дигән фаразлар сүрәтендә, нефть бәясе артуга ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Путин, монысы безнең гаеп түгел диде.
"Нефть бәясенә килгәндә, аны Русия билгеләми. Аны базар билгели, ә базарга күп нәрсә тәесир итә – сәясәт, икътисад, доллар дәрәҗәсе. Әгәр бәяне Русия билгеләсә, без сезнең белән килешер идек, кызганычка ул алай түгел" диде Русия президенты.
Путинның Франция премьер-министры Франсуа Фийон белән сөйләшүләрендә энергетика төп урын алып торды. Моннан тыш Русиянең Европа Берлеге белән хезмәттәшлек турында килешү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу сөйләшүләр июнь ахырында башланырга тиеш. 1 июльдән Европа Берлегендә Франция рәислек итә башлый.