31 май кичендә Брюссельда 2013 елда җәйге Универсиада үтәчәк урын хәл ителде. Бу мактаулы вазыйфа Татарстан башкаласына бирелде.
Казан өчен бу тарихи карарны шимбә кичендә Брюссельда FISU президенты Джорж Киллиан игълан итте. 2013 елда җәйге Универсиада үткәрү өчен 3 шәһәр көрәште: Көньяк Кореаның Гуан Җу, Испаниянең Виго һәм Казан шәһәрләре. Башкарма комитетта 27 әгъзаның 20-се Казан өчен тавыш биргән.
Яңа Гасыр телевидениесе бу тантананы туры эфирда күрсәтте. Тамаша тулысынча урыс телендә яктыртылды. Татар теленә урын табылмады диярлек. Бары тик Татарстан премьер министры Рәстәм Миңнеханов кына үз чыгышында бер-ике татар сүзен кыстырды.
Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевка шалтыратып җиңү белән котлады. Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин, Казан универсиадасы Сочи олимпия уеннарына яхшы кереш булачак, диде.
Шулай итеп, 2011 ел Универсиадасы өчен көрәшне оттырган Казан, башын имәде, бу җиңелүдән сабак алып, Универсиада үткәрү хокукын барыбер яулады.
Якшәмбедә Тататарстан делегациясе Казанга юл тотты. Татарстанның яшьләр, спорт һәм туризм министры Марат Бариев Брюссель һава аланына барышлый Азатлык сорауларына җавап бирде.
Зур эш башкарылды, әммә алда тагы да зуррак эшләр көтә, нәрсәдән башларга җыенасыз, дигән сорауга Марат Бариев:
“Беренче иттереп хәзер көчләр туплап, белгечләр җыеп, оештыру комитеты оештырып, планнар төзергә. 5 ел уза да китә, эшләр чиксез күп. Бүген менә кайтабыз, иртәгәдән эшкә тотынабыз.”
Русиядә универсиада соңгы тапкыр 1973 елда Мәскәүдә булган. 40 елдан кабат Русиядә үтә. Бу Русия өчен зур җиңү санала. Ә менә Татарстан, татарларга Универсиада нәрсә бирә? Урыс-инглиз телендә генә барган Брюссель тамашасын искә алганда, бу дөньякүләм чарада татар теле югалып калмасмы, дигән сорау туа. Марат Бариев:
“Нишләп югалып калсын, киресенчә, универсиада ул татар халкын, аның тарихын, телен, мәдәниятын бар дөньяга таныту өчен бер дигән форсат булып тора. 150-ләп илдән кунаклар киләчәк. Татарстанның, татарның даны тагы да таралачак. Мин моңа шикләнмим.”