Дүшәмбе көнне Камал театры каршында милли төбәк компонентын мәктәптә саклап калу буенча митинг ясала. Ул милли мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы оештырыла. Ул чара да икенче тапкыр ясала. Бу турыда активист Искәндәр Сираҗи хәбәр итә. Бу чара ясалачагын милли хәрәкәттән Рәфис Җәмдихан, Наил Нәбиуллин да раслый.
Искәндәр Сираҗи “Азатлык” хәбәрчесенә: “Без милли мәгарифне якларга телибез. Без бер нәрсәгә дә каршы чыкмыйбыз”, - дип сөйләде. Ул шулай ук Казандагы 18 татар гимназиясе һәм элеккеге татар ирләр лицеен ябуга каршы булуын да әйтә.
Федераль кануннан төбәк-милли компонентның алынуы турында узган елдан бирле хәбәр итеп киләбез. Казандагы зыялыны милли төбәк компоненты мәсьәләсе борчый. Шул исәптән Татарстан парламенты аңа битараф түгел. 21нче майда чираттагы утырышында ул да бу компонентны кайтару һәм татар теле, Татарстан тарихы өчен уку сәгатьләрен шул ук күләмдә калдыру мәсьәләсен карады. Татарстан парламенты Думага федераль канунга милли төбәк компонентын кайтару турында үз төзәтмәләрен дә әзерләп җибәргән идее. Тик Мәскәүдән уңай җавап алынмады.
Татарстан прокуроры да Татарстанның “Мәгариф турында”гы канунын Русия канунына тәңгәлләштерелүен таләп итә. Шулай ук, мәктәпләрдә директорлар тарафыннан "татар теле бетә" дигән сүзләр ешрак әйтелә һәм ата-аналарга да шушы мәгълүмат җиткерелә икән. Шулай ук оптимальләштерү яки кыскартылу, дип кайбер татар мәктәпләре дә Татарстанда ябыла.
Шундый митинг татар-төрек мәгарифен яклап та узарга тиеш. Тик соңыннан анысы кичектерелүен хәбәр иттеләр.