Македония премьер-министры Никола Груевский, кичә узган парламент сайлавында үзе җитәкләгән коалициянең җиңүе турында белдерде. Урта-уң көчләр хакимияттә калачак. Социал-демократлар берлеге парламентта оппозициядә булачак.
Хакимияттәге көчләр дә, оппозиция дә Европа Берлеге һәм НАТОга керүне яклый, әмма аларның стратегияләре аерыла. Күзәтүчеләр Македониядә узган сайлау халыкара нормалардан ерак иде, дип белдерде. Тавыш бирү вакытында көч куллану һәм бәрелешләр булды. Албаннар белән полиция арасында булган бәрелешләрдә 1 кеше һәлак булды, 8 кеше яраланды.
Албаннар Македониядә халыкның дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Аларның бер өлеше хакимияттәге партияне, икенчесе оппозицияне яклый. Илнең албаннар күпләп яшәгән төньяк-көнбатышында тәртипсезлекләр аркасында кабат тавыш бирү үтәчәк.