Сембер өлкәсендә Сабантуйлар башланды

Быел авыл Сабантуйлары да зурлап уздырылачак.
Бәйрәм эстафетасын беренче булып Чынлы һәм Тереньга районнары ачып җибәрделәр.
Чынлы районында бик уңган халыклы ике татар авылы бар. Быел район Сабантуе Яңа Тимерчән авылында узды. Ә Кәшә авылындагы “Волга” исемле кооператив хуҗалык рәисе Наил Гайниев әйтүенчә, анда авыл Сабантуе да зурлап уздырылачак.
Тереньга районына килсәк, биредә саф татар авыллары юк. Татарлар, бөек идеолог Михаил Суслов тырышлыгы аркасында яхшы шартлар тудырылып, Татарстан һәм Чуашстан халкын суырып алган авылларда күпләп яшәсә дә. Дөрес, районда беренче Сабантуйлар Скугареевка авылындагы совхоз директоры – Буа егете Шәүкәт Закиров тырышлыгы белән узган гасырның 90-ынчы елларында оештырыла килде. Соңгы арада, Шәүкәт пенсиягә киткәч, бу бәйрәм тынып калган иде. Быел исә район җитәкчелеге Сабантуй хәстәрләрен үз өстенә алды: бу бәйрәмебезне район үзәгенә йөкләде ул.
Шулай ук татар авылларына ия булмаган Базарлы Сызган, Новоспасски, Радищев, Сура районнарында да милли бәйрәмебез район үзәкләрендә узачак. Ә Тереньганың күршесе Сенгилей-Исәнгали районы Сабантуе, гадәттәгечә, Чүпрәле ягыннан килеп тупланган милләттәшләребезнең активлыгы аркасында, Красный Гуляй касабасында узачак.
Чардаклы районында исә 5 татар авылы бар. Шулай да район үзәге халкының да байтак өлешен татар тәшкил итә. Шунлыктандыр инде, район Сабантуен уздыру биредә дә Чардаклының үзендә каралган. Татар бик тә аз булган Вешкайма һәм Кузоват районнарында исә бөтенләй булмаячак. Ә калган районнарның барчасы да район Сабантуен, Чынлы районы кебек үк, берәр татар авылында билгеләнгәннәр. Павловлылар – Евлейкада, Инзалылар – Дыракинда, Барышлылар – Каңлыда, Мәләкәслеләр – Мукшыкүлдә, Николаевлылар – Татар Сайманында, Яңа Малыклы халкы - Урта Исәнтимердә, Кулаткылылар – Иске Атлаш авылында, Ульянов районы халкы - Яңа Бидәнгедә бәйрәм итәчәк.
Әлбәттә инде, Димитровград – Мәләкәс шәһәре Сабантуе, елдагыча, бик күркәм булыр дип көтелә. Шулай ук өлкә үзәгенең Идел аръягы һәм Зөя аръягы районнары активистлары да, чиратлап, бөтен шәһәр халкын үз бәйрәмнәренә чакырачак.
Ә июньнең 29-ында узачак өлкә Сабантуе зур үзенчәлек вәгъдә итә: ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Ленин мәйданында оештырылачак.

Моның белән ризалашмаучылар да бар иде. Әйтик, җитәкчелек тарафыннан мондый тәкъдим булуга карамастан, җирле автономиянең Башкарма комитеты утырышында элекке урында – Җиңү паркында уздыру турында килешенгән иде. Өстенлекләре – анда ипподромның якын булуы һәм барча сәхнәләрнең һәм уен-бәйгеләр өчен корылмаларның әзер булуы. Ә Ленин мәйданында әлегә берни дә юк, димәк, зур хәстәрлекләр таләп ителә. Ләкин губернатор үз тәкъдимен икенче мәртәбә күтәреп чыккач, каршы сүз булмады. Хәер, Сергей Морозовның нигезләмәсе дә төпле һәм җитди, дияргә кирәктер: киләсе елда Федераль Сабантуйга әзерлек кебегрәк килеп чыгачак быелгы өлкә Сабантуе. Кем әйтмешли, репетициядәй.Югыйсә, урыны да уңай тәэсирләр уятырлык: янәшәдә генә Свердлов исемендәге ял һәм мәдәният паркы. Аның өстәвенә Иделнең текә уң як ярындагы Яңа Венец паркы - халыкның иң яратып ял итә торган урыны. Хәерлегә булсын, диясе генә кала.