Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Сабантуйларга әзерләнә

Татар яшәгән һәр төбәк Сабантуй мәшәкатьләре белән яши бу көннәрдә.
Мәскәүдә ул июль аеның беренче шимбәсендә узачак. Мәскәү Сабантуен уздыру белән быел Мәскәүдә милли - мәдәни мөхтәрият шөгыльләнә. Һәм ул соңгы еллардагы кебек быел да «Битца» атлы - спорт комплексында узарга тиеш. Ләкин шундый карар чыгуга карамастан, әле ел башында барыбызны да сөендереп, быел Сабантуй бәйрәме Измайлов паркында үтәчәк икән дигән сүзләр дә йөргән иде. Чөнки бетон түшәлгән «Битца» паркыннан туйган халык, күптәннән инде Сабантуен элеккеге татар паркы булган Измайлов паркында уздыруны көтә. Кызганычка каршы, яз башында милли - мәдәни мөхтәрият вәкилләре Измайлов паркында Сабантуе уздырыла торган мәйданны карап чыкканнан соң, эше бик күп булачак, сәхнәләр юк, мәйданнарны әзерләү күп чыгым таләп итәчәк дип, Измайлова паркыннан үзләре үк баш тарткан.

Әле бүгенге көндә Мәскәүдә Сабантуена әзерлек кенә бара, төгәл программалар төзелмәгән. Ә менә Мәскәү Сабантуена кадәр бер атна алдан яз бәйрәмен уздырырга җыенган Мәскәү өлкәсендә инде барсы да әзер икән. Бу хакта икенче ел инде Мәскәү өлкәсендә милли - мәдәни мөхтәрият рәисе булып эшләүче Фәрит Могтасаров хәбәр итте.

Федераль Сабантуе кебек Мәскәү өлкәсендә дә инде сигезенче ел зур Сабантуе бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөри. Былтыр ул Дубна шәһәрендә узган булса, быел Домодедова шәһәрендә узачак. Ә инде киләсе елга эстафета Люберцы шәһәренә тапшыралачак. Мәскәү өлкәсе милли мәдәни мөхтәрият рәисе Фәрит Могтасоров белән Сабантуйлары турында сөйләшкәнгә кадәр, икенче ел гына рәис булып эшләү дәверендә татарларга кагылышлы нинди дә булса яңалыклар булдымы Мәскәү өлкәсендә дигән сорауны да бирдек. Ул безгә татарларның да Мәскәү өлкәсендә барлыкка килгән «Җәмгыять пулатында» үз урыннары барлыгын сөйләде. Шулай ук Мәскәү өлкәсендә быел өлкә башлыгы катнашында Мәскәү өлкәсе халыкларының үсешен, сакланышын тикшергән ассамблея уздырылуы турында да әйтте. Соңгы елларда Мәскәү өлкәсе башлыгы Громов мәчет төзелешләрен тыеп, хакимиять башлыкларына да мәчет төзелешенә киртә куярга дигән фәрмәны бар дип ишеткән идек, ул турыда сөйләшүләр булдымы дигән сорауга Фәрит Могтасаров болай дип җавап бирде: «Ул турыда да сүзләр булды. Без ул мәсьәләләрне әкренләп чишәрбез дип уйлыйбыз».

Шулай итеп, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Сабантуйларына әзерләнә. Быел ул Мәскәүдә 5 июльдә, «Битца» паркында, ә инде Мәскәү өлкәсендә Домодева шәһрендә 28 июньдә, шәһәрнең үзәгендәге ял паркында узачак. Кунакларны алар Казаннан да, Яшел үзән районыннан да көтәләр.