АКШ һәм Европа берлеге илләре Иранга каршы чикләүләрне үстерергә әзер булуы турында әйтте. Яңа чикләүләрне Иранга атом программасын үстерүне туктатмаган очракта кертергә тәкъдим итәләр. Бу хактагы борчылу Словениядә бара торган АКШ һәм Европа Берлеге саммитында кабул ителгән карарда урын алган. Джорш Буш бу очрашуда, Иранның программасы дөньядагы тынычлыкка коточкыч куркыныч тудыра, дип белдерде. АКШ Президенты Джорш Буш Европа Берлеге белән бергәлектә үткәрелгән бу саммитны ачып җибәрде. Бу аның президент вазыйфасында соңгы шундый саммиты.