Ульян өлкәсе башкаласының 360 еллыгы алдыннан шәһәр исеме тирәсендә бәхәс бара. Коммунистлар Ленин исемен яклый, православлар - Семберне кайтарырга тели.
Ульяновски шәһәр хакимиятьләре бинасы янында башкаланың хәзерге исемен Сембергә үзгәртү яклы һәм моңа каршы пикетләр үтте. Шәһәргә Сембер исемен кайтару башлангычын славян язуы һәм мәдәнияте фонды, православлар һәм башка оешмалар яклый. 100ләп кеше шәһәр хакимияте бинасы янында, “Православлар һәм мөселманнар Сембер яклы”, “Ульяновск Сембернең оят табы” дигән шигарьләр күтәреп торган. Алар шәһәр исемен йөрткән Ленинның чиркәүләрне ябу, дин әһелләрен үтертү карарларын дәлил итеп китергән.
Коммунистлар Ульяновски исемен алыштыруга каршы чыга. Алар бу чара бик кыйбатка төшә дип әйтә һәм акчаны юллар һәм мәгарифне яхшыртуга тотырга чакыра.
Ике як та үзенең дөреслеген расларга тырышкан, әмма милиция ике якны аерырып торган. Коммунистлар үз якларында пикет оештырып, кул тамгаларын җыеп торган, аларга каршы як “Сембергә дан” дип кычкырып торган.
Ульян өлкәсе Җәмәгать пулаты әгъзасы Евгений Лытяков хәбәр иткәнчә, шушы оешмада да бу мәсьәләдә уртак фикер юк. Канун чыгару җыелышы вәкиле исә, депутатларның бу мәсьәләне карарга иртәрәк але дигән фикергә килгәннен әйткән.
Бу елның мартында Ульяновски шәһәре башлыгы Сергей Ермаков шәһәр газеталарның берсендә калага Сембер исемен кайтару мөрәҗәгате белән чыккан булган. Яңа гына үткән матбугат очрашуында шәһәр башлыгы, Төмән коммунистларының ачулы хат алганын хәбәр иткән. “Владимир Ленин бик акыллы кеше, әмма шәһәрнең яше зуррак. Фикер алушы барсын, бу нормаль әйбер” – дип әйткән Ермаков.
Быел Сембер -Ульяновски каласы 360 еллыгын бәйрәм итә, аны бәйрәм итү Русия көненә - 12 июньдә үтәчәк, дип хәбәр итә "РИА - Хәбәрләр" агентлыгы.