Фикер белешүләргә караганда, русиялеләр 12 июньне милли бердәмлек көне дип саный. Рәсмиләр исә бу көнне илнең икенче зур милләте булган татарга үзенчәлекле "бүләк" әзерләде.
12 июнь – Русия көнендә илнең президенты гадәттәгечә Кремльдә дәүләт бүләкләрен өләште. Быел бу югары бүләккә лаек булучылар арасында "Куликово кыры" музей-тыюлыгы хезмәткәрләре дә бар.
Дмитрий Медведев имзалаган карарда әйтелгәнчә, бүләк "ватан тарихының иң әһәмиятле вакыйгаларын иҗади чагылдырган өчен, тарихи-мәдәни һәм табигый мирасны саклаган өчен һәм дә русиялеләрнең патриотик тәрбиясенә өлеш керткән өчен" бирелгән.
1380 елда "Куликово кырында" булган сугыш русиялеләрнең патриотик тәрбиясенә нинди өлеш кертәдер, әммә "урыслар татарларны җиңгән" дип саналган бу сугышка карата татарларның үз карашы бар.
3-4 ел элек бу мәсьәлә калкып чыккач, татар җәмәгатьчелеге, галимнәр, рәсмиләр, хәттә татар генераллары үз фикерен белдергән иде. Җыеп әйткәндә ул фикер шуннан гыйбәрәт:
1. Куликово сугышы хәрби яктан әһәмиятле сугыш булмаган.
2. Куликово сугышы Алтын урда белән Мәскәү дәүләте арасында сугыш түгел, ә аерым бер кензәләр һәм ханнар арасында бәрелеш булган.
3. Куликово сугышын татарлар белән урыслар арасында сугыш дип атау дөрес түгел, чөнки ике якта да татарлар, да урыслар да катнашкан.
4. Һәм иң мөһиме, бу көнне күпертү, җитмәсә бәйрәм итү Русия халыкары арасында татулыкны арттырмаячак.
Бу дәлилләр ул чакта хәттә президент Владимир Путинга барып җиткән иде. Үзенең бер матбугат очрашуы вакытында ул бу мәсьәләнең четерекле булуын, Куликово кырында ике якта да урыслар да, татарлар да сугышканын тәфсилләп аңлатты.
Путин "хәзер без тарихыбызга идеологиясез, алфикер йөртмичә карый алабыз" дисә дә, аның "без" дигәненә, күрәсең, Русия патриотлары керми.
Чәршәмбедә Русия патриотларының Мәскәүдә үткән Бөтенрусия киңәшмәсендә Русия көнен 12 июньдә түгел, ә 21 сентәбрьдә үткәрергә чакырган белдерү кабул ителде.
Белдерүдә әйтелгәнчә, бу көнне кенәз Дмитрий Донской көчләре Куликово кырында җиңгән, һәм 1862 елда нәкъ шул көнне Новгородта Русиянең 1000 еллыгына багышланган тантаналар үткән. 3 көнлек ул тантаналарда патша Александр II гаиләсе дә катнашкан, диелә.
862 елда новгородлылар Рюрик, Синеус һәм Трувор исемле варяг туганнарны идарә итергә чакырган елны патриотлар урыс дәүләтенең башы дип саный.
Патриотларның бу белдерүенә әлегә рәсми җавап юк.