Туп типкәләү Казанда модага керәчәк

Татарстан тарихында беренче тапкыр футбэгчылар ярышы үтте.
Футбол сөючеләрнең бу көннәрдә бөтен игътибары Европа чемпионатында. Казанда исә, 13 июнь көнне Татарстан тарихында беренче тапкыр футбэг, ягъни сокс ярышлары үтте. Бу чрага 50 ләп яшь егет җыелган. Беренче урынны алган Станислав Лобин акчалата бүләк тә алган. Спортның бу төре яшьләр арасында тарала гына башлады, ди Казан футбэгеры Дмитрий Бурмистров. Ул 2005 елда бу төр буенча дөнья чемпионатында катнашкан. “Экстрим Фактор” клубы оештырган Казандагы чараның төп судья-бәяләүчесе булган. Әмма, Казанда бу спорт өчен махсус туп табу алай ук җиңел түгел икән.
“Без тупларны үзебез тегәбез. Яки Мәскәү, Петербурдан һәм дөнья чемпионатларыннан алып кайтабыз. Казанда яхшы туплар юк”, ди Бурмистров.
Футбэгчылар эченә каты әйбер кисәкләре тутырылган кечкенә тупларны аяклары белән җиргә төшермичә типкәләп үз осталыкларын күрсәтә. Бу уен дөньяның күп халыкларында бар. Әмма спорт төре буларак рәсмиләшүенә 30 ел да тулмаган.