Кремль тарафлы телевизон компания, Русия тарихындагы иң билгеле кешене ачыклау максатыннан, бәйге игълан итте. Бу бәйге Русиянең бөеклеген күпертеп күрсәтү өчен оештырылган чираттагы чара дип билгеләнә.
Әле бу көннәрдә генә “Русиянең 7 могҗизасы” дигән икенче бер бәйге тәмамланган иде. Аның нәтиҗәләрен Русия көнендә Кызыл мәйданда зурлап игълан иттеләр. Бу мөһим бер чарага тиңләнде. Һәм бәйрәм нәкъ шул Русиянең бөеклеге, дөньякүләм дан тотуы рәвешендә барды. Монда Русиянең Сочи олимпиадасын уздыру бәйгесендә җиңүе, “Зенит” футбол командасының Европа футбол ярышларында беренчелекне алуы, Дима Биланның Евровидение бәйгесендә, Казанның Универсиада уздыру бәйгеләрендә җиңүе әйтелде.
Казан ханлыгын алу хөрмәтенә төзелгән чиркәү - могҗиза?
Эльбрус тавы, Камчаткадагы гейзерлар үзәне, Байкал күле, Комидагы табигать һәйкәле, Петергоф, Мамай тавы, Волгоградтагы ана һәйкәле һәм Мәскәүдәге Васили Блаженный чиркәве Русиянең 7 могҗизасы дип билгеләнде. Әлеге һәйкәлләр өчен халык интернеттан һәм смс аша тавыш бирде.
Русия бәйрәме тамашасын алып баручылар Василий Блаженный чиркәвенең иң күп тавыш җыймавына борчылу да белдерде. Әмма аның 7 могҗиза исемлегенә керүе дә инде яхшы, диделәр. Билгеле булганча, Василий Блаженный Казан ханлыгын алу хөрмәтеннән Явыз Иван боерыгы белән төзелгән иде.
Шулай итеп, Русия үз бәйрәмнәренә үзе сөенеп, купшы бәйгеләр чаралар уздыра. Европада узган “Дөньяның 7 яңа могҗзисаы” бәйгесендә Русиянең бер һәйкәле дә җиңмәгән иде. Бу җитәкчеләрнең горурлыгына тиде күрсең, ул үзе ил эчендә шундый бәйге уздырырга булды. Һәм берне генә түгел. 7 июль көнне шундый ук исемдәге, ягъни “Русиянең 7 могҗизасы” дип аталган, әмма бу юлы инде “Бөтендөнья эзтабар” журналы оештырган икенче бәйгенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. Анда Казан Кирмәне дә катнаша.
“Русия исеме”нә кем лаек: Сталинмы, Ельцинмы?
Бәйгеләр ярдәмендә - ясалма рәвештә Русияне бөек ил итеп күрсәтү, халыкта горурлык уятырга тырышу җитәкчеләргә ошап китте? күрәсең. Путин килгәч мондый гамәлләр бермә-бер артты, Медведев да бу юнәлешне дәвам итә.
Менә Кремль тарафлы Русия каналының яңа бәйге башлавы да моңа мисал булып тора. “Русия исеме” дип аталган бәйгедә ил тарихиндагы иң билгеле кешеләрне ачыклау максаты куела. Башта исемлектә 500 кеше булса, аннары ул 50гә калдырылды. Алар арасында диктотр Сталин, социалистик инкыйлаб оештыручы Ленин, Русиянең беренче президенты Ельцин бар.
Путин 8 ел Русия җитәкчесе булып торганда, меңләгән халыкны үтерткән Сталин зур шәхес булып күрсәтелә башлады. “Американың Хиросимага атом һөҗүменә караганда, Сталинның гамәлләре әлләни куркыныч та түгел” диде, хәтта Путин.
Шулай ук 17 ел дәверендә беренче тапкыр җиңү көнендә Кызыл мәйданга танклар һәм ракеталар чыгарылды.
Моннан тыш, хәзер “Бердәм Русия” фиркәе вәкилләре Русия байрагын теләгән кайсы көнне элү мөмкинлеген булдырырга тәкъдим итә. Шулай ук мәктәпкә советлар берлеге заманындагыча, башлангыч хәрби әзерлек (НВП) һәм патриотик тәрбия дәресләрен кертү тәкъдимнәре әйтелә. Ә балалар өчен гомумдәүләт балар оешмасын төзү турында сүз бара. Ул исә ватанпәрвәрлекне кечкенәдән үк тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, ди.