Украина президенты Виктор Ющенко НАТОга кушылу мәсьәләсе илкүләм референдумга чыгарылачак дип белдерде.
Киевта НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер белән очрашудан соң Ющенко Украина үз җирендә чит ил хәрби ныгытмаларын урнаштырырга җыенмый диде.
Киевта НАТО белән Украинаның бер-беренә якынаюын яклаучылар һәм аңа каршы чыгучылар урам җыеннары үткәрә.
Бу чаралар президент утырмасы янында үтә. Анда өстәмә милиция көчләре китерелде.