Татар-төрек мәктәпләрен яклау дәвам итә

Казандагы “лицейчы”лар һәм ата-аналары да урамда җыен ясаган иде

Мәскәүдә Русия хөкүмәте бинасы янында татар-төрек уку йортларын яклап урам җыены узачак.

25 июнь көнне мондый чараны оештыручылар тараткан белдерүдә: “Бу уку йортларында белем Оксфорд программасы буенча бирелә.

Балалар инглиз, төрек, урыс, татар телләрен өйрәнә. Укучылар шул телләрдә иркен сөйләшә, кулай гына югары уку йортларына керә. Аларда төрле милләт кешеләре, шул исәптән урыслар да укый. Тирән нигезле заманча итеп белем алалар. Русия мәгариф министрлыгы исә, Татарстанда эшләп килүче бу уңышлы эшләүче уку йортларын ябарга ният иткән. Алар, мөгаен, Татарстан балалары киләчәктә Мәскәү мәктәпләрен тәмамлаучыларга көндәш булуын теләмидер?”, диелә.

Шулай ук Казандагы икенче интернат-лицейда математика укытучы Әлфия Шавалевская “Азатлык” хәбәрчесенә, Мәскәүдә укучы яки эшләүче “лицейчы”ларның “мәктәпләрне яклап көрәшне дәвам итүен” әйткән иде. Ул, шулай ук Татарстан депутатлары, Мәскәүдәге түрәләр дә мәктәпләрне саклап калу өчен ни булса да эшләр, дип өметләнә.

Татар-төрек мәктәбен тәмамлаган Фәрхад Фатхуллин да Интернет аша тараткан хатында, бар җәмәгатьчелекне, ата-аналарны балалары укый торган йортларны якларга чакырган. Ул татар-төрек интернатлары нахакка кыерсытыла. Һәм Казаннан тыш башка шәһәрләрдә, әйтик Петербурда ата-аналар шундый уку йортын саклап кала алды, ди.

Билгеле булганча, төрекләр белем биргән уку йортлардан мөгаллимнәрнең шактыен тиз арада туган илләренә озаттылар. Аларны мәгарифтә куллану саны хәзерге Русиянең кануннары буенча чикләнә. Тик ата-аналар, инглиз телле төрек укытучыларының күпчелеге киткәннән соң белем бирүнең рәте бетәр, дип борчыла.

Мәскәүдәге “Ватан” партиясе Русия генераль прокуратурасы төрекләрдән белем алган укучылар арасында ясаган тикшеренүләргә шик белән карый. Прокуратура балаларга инша яздыртып караган һәм шуның нәтиҗәсендә, төрек укытучылары эшендә кануннар буенча шик уятучы гамәлләр тапкан булган.