Русия Грузиягә Абхазия турында кисәтү ясады

Русия хәрби көчләр идарәсе башлыгының беренче урынбасары, генерал Александар Бурутин, әгәр дә Грузия Абхазиядәге Русия тынычлык сакчылары эшенә тыкшынуын дәвам итсә, аңа кан коеш яный дип кисәтте.

Бурутин Русия киңкүләм мәгълумат чараларына, "моның нәтиҗәләре бик тә җитди булырга, хәтта кан коешка китерергә мөмкин" дип кисәтте.

Сишәмбе көнне Грузия Абхазия янында үз карамагындагы җирдә Русиянең танкка каршы ракеталар ташучы 4 тынычлык сакчысын тоткарлап соңрак азат иткән иде.