Медведев: Русия Европа белән "җитди" гомум килешү тели

Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрне билгеләүче "җитди" гомум килешү төзергә тели дип белдерде.

Бүген Рейтер хәбәр агентлыгындагы күләмле әңгәмәдә Медведев Европа Берлеген Русия өчен уңайлы партнер дип атады һәм Берлек әгъзалары белән Русия арасындагы катлаула мәсьәләләргә кагылудан тыелып калды.

Бу атнада Русиядә үтәчәк саммитта Русия белән Европа Берлеге озак кичектерелеп килгән партнерлык килешүе турында сөйләшүләр башлар дип көтелә.