Баскларның хәлен татарлар аңлар

Испаниянең Басклар иле парламенты төбәккә күбрәк автономия бирү турында референдум үткәрәргә тәкъдим итте. Мадрид карарны канунсыз дип атады.
Испаниянең Франциягә якын җирендә урнашкан Басклар иле Мадридтагы хакимиятләр белән 40 еллап дәвам иткән каршылыкларны референдум юлы белән чишергә тәкъдим итә. Испаниядән бәйсезлек таләп иткән бу төбәкнең җирле парламенты референдумны октябрь аенда уздырырга дигән карар кабул итте.

Иң авыр чорларны Басклар иле генерал Франциско Франко хакимияте вакытында 1939-75 елларда кичерде. Сәяси һәм мәдәни басым астында басклар туган телләрендә дә сөйләшә алмады. Элекке Советлар Берлегендә яшәгән татарлар баскларның бу хәлен яхшы аңлый ала.

Басым, телне һәм мәдәниятне чикләү – ЭТА дигән төркемне тудырды. (ETA - Euskadi Ta Askatasuna – баск телендә "Басклар иле Һәм Азатлык") Башта үзләрен либераль көч дип атаган бу төркем соңыннан сугышчан юлга басты. Басклар иле бәйсезлеге өчен 40 еллап барган көрәштә ЭТАны 823 кешенең үлемендә гаеплиләр.
Басклар илбашы Хуан Хосе Ибарретче, референдум юлы белән ЭТАның сугышчан эшчәнлеген туктатып һәм шулай итеп Мадрид белән каршылыкны бетереп булачагын әйтте.

Референдумда ике сорау куелачак

1. Сез ЭТАның кораллы низагын сөйләшүләр юлы белән бетерергә телисезме?

2. Баскларларның сәяси киләчәген җирле сәяси фиркаләр хәл итсенме?


Испания хөкүмәте Баск парламентының бу карарын илнең конституция мәхкәмәсенә бирәчәген белдерде.

Баск иле хакимияте башлыгы 2003 елда үзенең бер планын тәкъдим итеп караган иде инде. Ул чакта ул Баск илен ирекле рәвештә Испания белән "ассоциацияләшкән" дәүләт итүне тәкъдим итте, Испания парламенты планны 2005 елда кире какты.

ЭТА һөҗүмнәрендә 823 кеше һәлак булды
Бүген басклар илбашы "референдум ЭТАның көч куллануын бетерүгә таба беренче адым булачак" дип белдерде. ЭТАны Европа Берлеге һәм АКШ террор оешмасы дип саный. Испания бәйсезлек турында сөйләшүләр ихтималын кире кага. Алай да басклар референдумнан баш тартса, Мадрид Баск иленә киңерәк автономия бирүне мөмкин дип саный.

Моңарчы ЭТА белән тынычлык килешүләре уңышлы булмады. Соңгы һөҗүмдә май аенда полиция рәсмие Хуан Мануэль Пименталь һәлак булган иде.

Баск җитәкчесе туган телен үскәч кенә өйрәнгән

Хуан Хосе Ибарретче Маркуарту Баск иле хакимиятен 1999 елдан бирле җитәкли. Аны Баск илен ирекле рәвештә Испания белән "ассоциацияләшкән" дәүләт итү идәсенең атасы дияргә була. Моны ул 2003 елның октябрендә дөнья күргән "Ибарретче планы"нда игълан иткән иде.

Ибарретче 1957 елда Баск илендәге Алаба вилаятендә туган. Анда испаннар күбрәк яшәү сәбәпле яшь чагында ул испан телендә генә сөйләшкән. Бу яктан караганда ул шулай итеп кайбер урыс телле татарларны хәтерләтә.

Әмма аның милләтчел хисләре шул хәтле көчле була ки, ул соңырак инглизчә генә түгел, үз туган теле - баскча да ирекле сөйләшә башлый, Баск Милләтчел партиясенең алдынгы бер җитәкчесенә әйләнә.

1998 елның октябрендә ул баск иленең президентын сайлауда катнаша һәм анда җиңеп чыга.