Җәй айларында татарлар яшәгән төбәкләрнең күпчелегендә милли бәйрәм – Сабантуйлар уза. Алар елдан-ел киңрәк колач җәеп, оештырылган төстә үтә.
Соңгы елларда шунсы да гәмальгә керде, төрле төбкләрдә узган Сабантуйларга Тататарстанның мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы юлламасы белән танылган шәхесләр, җырчылар һәм биючеләр бара.
Милли бәйрәм Казахстанның кайбер шәһәрләрендә һәм авыл-районнарында да инде булып узды: 14 июнь көнне Талды-Курганда, 21-22 июнь көннәрендә Алма-Ата, Караганда, Күкчәтау, Актау, Птропавловски, Усть-Каменогорски шәһәрләрендә һәм Зыряновски районында, 28-29 июньдә Семей, Астана һәм Павлодар шәһәрләрендә.
Семей Сабан туе шәһәрнең 290 еллыгына багышланган иде. Халыкка Татарстан президентының бәйрәм белән тәбрикләвен җиткерергә һәм концертта чыгыш ясарга Казаннан да кунаклар килгән иделәр. Алар, Казахстаннан кайтышлый, Омскида тукталып, шәһәр милли-мәдәни мохтәрияте активистлары белән очраштылар, Семей Сабан туе турында сөйләделәр, күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар.
Фердинант Фәтхи бәйрәмнең оештырылган төстә үтүе турында әйтте. Ул Семей шәһәрендә яшәүче татарларның узара дус яшәүләренә, кунакчыл булуларына да игътибар иткән.
Григорий Сергеев Сабантуй вакытында барган концертта төрле милләт халыклары биюләрен башкарып, халкның мәхәббәтен яулаган. “Кызганычка каршы, Семей сәнгатькәрләре арасында җырчылар күп, ә биючеләр бик аз. Аеруча, биюче егетләр юк. Татар коллективлары җитәкчеләре бездән методик ярдәм дә көтәләр, бию көйләре язылган кассеталар да сорыйлар”, диде ул.
Төрле елларда Ильһам Шакиров, Вафира Гиззатуллина кебек танылган җырчылыр белән эшләгән баянчы һәм композитор Рафинат Сәләхов та Казахстандагы очрашулардан кәнагәть калган. “Чик аша үтү шактый катлауланса да, халыкның мөнәсәбәте элекечә җылы калган”, ди ул.
Менә шундый җылы хисләр тудырган Казахстан җирендәге очрашулар Татарстан артистлары күңелләрендә. Алар киләчәктә дә Казахстан белән элемтәләрне дәвам итәргә, аерым концертлар белән дә барып чыгарга ниятләнеп кайтканнар.