Универсиадага “интим хезмәте” белән

Казан Универсиаданы үзендә үткәрү хокукын яулагач төрле килбәтсез игъланнар, теләсә кая чәпәлгән белдерүләр турында да уйлана башлады.
Моннан 3 ел элек Русиянең 1-нче телевизион каналы Казанны интим хезмәт күрсәтү буенча иң алга киткән шәһәр буларак таныткан иде. 1000 еллык турындагы язманы ул вакытта журналист интим хезмәт күрсәтү телефоннарын шәһәрдәге биналардан, йортлардан сөртә торалар, икенче көнне иртән башка урыннарда пәйдә була, дип башлаган иде.
Менә Татарстан башкаласы тагын 5 елдан үзендә дөньякүләм зур чара- җәйге Универсиаданы үткәрәчәк. Хәлләр болай барса, Казан интим хезмәт игъланнары һәм белдерү такталарының булмавы һәм гомүмән урам рекламасының тәртипсезлеге белән Русиягә генә түгел, ә бөтен дөньяга танылыр мөгаен.
Казандагы һәр йортта булмаса да, күпчелегендә һәм диварларда бик зур итеп “интим”, “sex”, “досуг”, “отдых” дип язылган һәм телефон номерлары куелган язмаларны күрергә була. Декабристлар урамындагы бер йортта яшәүчеләр менә быел гына 3 тапкыр мондый язуны өстеннән акка буяганнар. Бер-ике көн дә үтми яңа язу пәйдә булган.
Милиция “интим”га каршы көрәшеп караган
Казанның эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Игорь Силко бер вакыт кесә телефоннары идарәләре белән милициянең бергә хезмәттәшлеккә кереп, бу диварлардагы саннарга каршы көрәшеп алганын әйтте. Әмма бу номерларны сүндерү алай зур нәтиҗә бирмәгән. Беренчедән, сүндерү өчен җитди сәбәп кирәк булган. Икенчедән, сүндерелгәннәр шул ук вакытта икенче номер алмаган дип кем әйтә ала.
Игорь Силко әйтүенчә, мондый хезмәт тәкъдим тәкъдим итү белдерүләрен газеталарда басу һәм интернетка бирү рөхсәте булса, хәлләр уңайланырга мөмкин. “Шәһәрдә хәзер мондый хезмәт игъланнарын интернетта һәм газеталарда бирү мөмкинлеге турында чаралар күрергә җыеналар. Инде хәзер дә алар шәһәр йөзен ямьсезләмәс өчен үзләренең визиткаларын тарата башладылар”,- ди Игорь Силко.
Катгый канун кирәк
“Бердәм Русия” торбалары да хезмәттә
Ә менә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте башлыгы Равил Вахитов исә, әлеге белдерүләрне газета һәм интернетка күчерү генә хәлләрнең уңай якка үзгәртүенә икеләнә. Казан өчен интим язулары беренче зур балә булса, икенче зур- балә тиеш булмаган урыннарда башка төрле игъланнар һәм төрле хезмәт тәкъдим итү турында белдерүләр чәпеп китәләр. Шәһәр үзәгендәге “Бердәм Русия” фиркасе бүлеге баш фатирының торбалары тик ятмый. Һәтта аңа да ябыштыралар.
“Бу тәртипсезлекләргә каршы көрәшү өчен махсус канун кабул итергә кирәк. Төрле игъланнарны теләсә кая ябыштыруга каршы. Сүз монда күңел ачуга кагылган игъланнар турында гына бармый. Торбаларга, диварларга аннан башка игъланнар да эленә”, ди Равил Вахитов. Әмма шәһәр думасы депутатлары бу мәсьәләне үзләренең утырышларында әлегә кадәр күтәргәне булмады. Башкалада яшәүче дәүләт шурасы вәкилләре дә, хакимияттәге башка түрәләр дә Казандагы бу тәртипсезлекне күрмәскә тырыша.
Төрле хезмәтләрнең салымы казнага керми
Акча биреп торучылар да, төнгә фатир тәкъдим итүчеләр дә, төрле эшкә чакыручылар да, кендек биюенә өйрәтүчеләр дә һәм интим хезмәт вәкилләренең дә эшләре әлегә гөрләп бара. Газета һәм журналларда игълан баскан өчен акча түлисе юк. Теләсә кая чәпәдең дә бетте. Игълан басу өчен рәсмиләшкән ширкәт булырга кирәк. Һәм салымчылар алдында хисап та тотасы бар. Шулай булгач, алар бүгенге көндә төрледән-төрле хезмәтен күрсәтә күрсәтүен, әмма миллионлаган салымнар Казан казнасына керми. Тыючысы да юк, финанс мәшәкатьләре дә кесәгә сукмый.
Интимны идән астыннан чыгару гына коткарырмы?
Tукталышта да акча тәкъдим итәләр
Халык арасында, бу идән асты, ягъни рәсмиләшмәгән ширкәтләр түрә-карага ришвәтне яхшы түли, шуңа күрә аларны тыймыйлар, дигән сүзләр дә йөри. Кайберәүләр Казанда интим хезмәтне легальләштерергә кирәк дип белдерә. Бу хәл диварларга язылган интим номерларын бетерер дип өметләнә. Халык фикерен сорашучылар Русиялеләрнең яртысы әлеге хезмәткә җәлеп ителүчеләрнең бу эшкә керергә мәҗбүр булганнарын таный һәм гаепләми дип белдерә.
Казанның матурлыгы турында сүз барганда бу проблемага бер яклы гына якын килү хәлне юңай якка үзгәртмәскә дә мөмкин. Башкалада башка шәһәрләрдәге кебек игъланнар элә торган махсус такталар да юк дип әйтергә була. Әлегә кем кая тели шунда ябыштыра да куя.