Башка еллардан аермалы буларак, республика хөкүмәте һәр районга теге, яисә бу төбәккә барып Сабантуй бәйрәмен үткәрү эшен йөкләде.
Еш кына милли мәсьәләләрне тикшергән җыелышларда кайбер җитәкчеләр, Татарстан татарларының чит илдәге милләттәшләренә булышмавы турында сүз чыгаралар. Баксаң, Татарстанда дөнья татарларын бергә җыючы корылтайлар да һәрдаим булып тора. Быел читтәге татарларга Сабан туе бәйрәмен үткәрүгә дә, Татарстаннан зур ярдәм булды.
Башка еллардан аермалы буларак, республика хөкүмәте һәр районга теге ,яисә бу төбәккә барып Сабантуй бәйрәмен үткәрү эшен йөкләде. Шушы максаттан, узган ялларда, Татарстанның Питрәч районыннан 60 кешелек төркем, Пенза өлкәсенең Әләзән авылында бәйрәм үткәреп кайтты. Бу авыл дөнья татарларына яхшы таныш, биредә 2000гә якын татар яши. Шунысы шаккаттыра, әлеге җирләрдән татар яшьләре башка авыллардан кебек, качып китми, ә авылны үстерергә тырыша. Берничә ел элек Әләзәнгә багышланган китап та дөнья күрде.
Питрәчлеләр белән бергә Пенза өлкәсенә Татарстаннан бер төркем артистлар да барган. Алар арасында республиканың халык артисты Искәндәр Биктаһиров та бар. Әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән ул “Азатлык”ка да уртаклашты.
“Татарстан халкы Казанда Сабан туе булды да бетте дип уйлыйлар. Ә бит әле бу милли бәйрәм җәй ахырына кадәр илнең төрле төбәкләрендә дәвам итә.
Питрәч җитәкчелеге бүләкләр белән барды. Гаҗәеп матур Сабантуй узды. Быел аларның өченче тапкыр барулары икән. Безнең белән җырчы һәм көрәшче Вил Усманов та барды. Ул көрәште дә, җырлады да.
Әлеге бәйрәмдә җирле җитәкчеләр, губернатор урынбасары килеп, безнең котлауларны кабул итеп, үзләренең сүзләрен әйтте. Сабунтуй дин әхелләренең догалары белән башланып китте. Биредә Татарстан президентының котлау хаты укылды, кирмән рәсеме төшерелгән келәмнәр, түбәтәйләр бүләк ителде. Хәтта урындагы җитәкчеләргә компьютерлар бүләк итте”, диде Искәндәр Биктаһиров.
Татарстан районнарында узган Сабантуйларны күпләр хәзер халыкның исерткеч эчемлекләр эчеп, үзен күрсәтеп, башкаларны карап кәеф-сафа корып йөрүгә генә кайтарып кала. Искәндәр Биктаһиров Әләзәндә халык андый түгел ди.
“Халык аерылып тора. Яшь кызлардан алып өлкән апаларга кадәр матур гына яулыкларын бәйләп йөриләр. Истә калганы шул: биредә халык тырышып, үз көннәрен үзләре күреп, матур, бай яшиләр. Бәйрәмдә хәмер эчеп аунап, буталып ятучылар бөтенләй юк. Авылның хәләл казылыклар әзерли торган оешмалары бар. Килешү нигезендә әлеге оешмалар күп кенә үз товарларын Татарстанга да китерә. Шулай ук бу авылда кирпеч ясаучы ширкәт тә бар. Үз авылларында төзүчеләргә кирпечне ярты бәягә бирү турында үзара килешүләре бар икән. Биредә татарлар горур рәвештә, баш күтәреп, дәүләт эшен дә эшләп, кырларда да эшләп, үз хәлләрен үзләре кайгыртып бай яши", Искәндәр Биктаһиров.
Әләзән халкын борчыган мәсьәләләргә килгәндә, җырчы Искәндәр Биктаһиров алар турында әллә ни күп ишетмәдем ди.
“Зарлануларны ишетмәдем дә мин. Җитәкчеләр үзара сөйләшкәндә, ике яктан да проблемалар бар инде ул. Әзрәк мәгариф системасына кагылган сүзләр булды. Әмма ул Русиядәге бөтен төбәкләргә дә кагылышлы мәсьәләләр”, ди Искәндәр Биктаһиров.
Татарстан белән Әләзән сабан туйлары арасында аерма бармы дигәнгә, җырчы болай диде.
“Бездә соңгы елларда әлеге бәйрәм күбрәк күңел ачу, спорт ярышлары төсмерен алды. Кая карама чит ил җырларын яңгыратып, халык кәефен күтәрмәкче булалар. Әмма нинди генә төсмер алмасын, әлеге бәйрәм асылында татарның милли гореф-гадәтләре дигән сүз ята. Бөтен яклардан, милли көй яңгырап торырга тиеш. Әләзәндә дә, чит ил көйләре бөтенләй булмады. Сәхнәдә элекке һәм заманча җырлар яңгырады”, ди Искәндәр Биктаһиров.