Җил-давыл көтелә

Татарстанның кайбер урыннарында көчле яңгырлар, яшеннәр көтелә

Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге сишәмбе көнне һава шартлары бозылу ихтималын хәбәр итә.

«8 июль көнне төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер урыннарында көчле яңгырлар, яшеннәр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүчән, уртача булачак. Күк күкрәү вакытында 17-22 м/с тизлектәге давыл чыгарга мөмкин. Кайбер районнарда боз яву ихтималы бар. Көндез асылда явым-төшем көтелми”, дип хәбәр ителә.

Министрлык гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен, үз бүлекчәләренә, хәвеф-хәтәр чыга калса, кирәк-ярак белән тәэмин итү бурычын куйды. Шулай ук торба үткәргечләр, электр чыбыкларының бөтенлеген сакларга кушыла.

Шулай ук машина йөртүчеләргә юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Чыккан очракта юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кушыла. Фатирларда торучыларга исә балконнарын, тәрәзәләрен ныгытып ябырга тәкъдим ителә.