Медведевның узган атнада Үзәк Азиягә сәфәрен Мәскәү зур уңыш дип бәяләде. Ягулык өлкәсендә бернинди дә килешүгә кул куелмады. Сәфәрнең уңышы нәрсәдә иде?
Азәрбайҗан, Төркмәнстан һәм Казакъстан сәфәреннән президент Медведев кулга тотарлык бернинди дә нәтиҗә алып кайтмады. Бу илләрдә ул июльнең 3-6 булды. Әлеге өч ил барысы да ягулык өлкәсендә Русия өчен бик мөһим илләр. Президентның максаты – Русиянең бу илләрдә тәэсире булуын үз күзе белән күрү һәм киләчәктә Каспий нефтенең Русия аша үтәчәген тәэмин итү иде.
“Русиянең бу адымга баруына тагын бер җитди сәбәп бар. Кайберәүләр, Газпром үз клиентларын канәгатьләндерә алмый, аның кирәк булган газны җитештереп җибәрү көче җитми, дип шикләнә башлады. Әгәр дә алар төркмән яки азәри газының бер өлешен үзләренеке итә ала икән – алар Русия газына гына ышанмыйча, бу мөмкинлекне кулланачак”, диде Миландагы белгеч Федерико Бордонаро.
Медведев бернинди дә килешүгә кул куймады, алай да аның белән бергә барган эре ширкәт башлыклары сәфәрнең уңышы турында белдерде.
Бакыда президент белән бергә Газпром башлыгы Алексей Миллер да бар иде. Бер ай элек Миллер Азәрбайҗаннан бөтен газны базар бәясенә сатып алып, аны Русия аша куарга тәкъдим ясады. Тәкъдим әле дә көчендә кала, Бакыдан җавап көтәләр. Миллер исә, журналистларга “Газпром һәм Азәрбайҗан азәри газын сатып алу турында сөйләшүләр башлый” дип белдерде.
Әмма Азәрбайҗан газ сату өлкәсендә Русиясез дә эшләп булганын белә. 1993 елда Бакы-Тифлис-Җәйһан нефть үткәргече проектына кул куеп, Бакы Каспий төбәгенә Русияне уратып үтү юлларын күрсәтте.
Төркмәнстанда сөйләшүләр тыныч һәм төркмән кунакчыллыгына хас – “кунакларның хәтерен калдырмау” рәвешендә узды. Русия президентының ярдәмчесе Сергей Приходько, төркмәннәр бер тапкыр да Набукко проекты турында сүз кузгатмады, дип белдерде. Набукко – Газпром проектларына көндәш булган Европа Берлеге тәкъдиме. Төзелешне Кытай финанслый, проект тормышка ашса, төркмән газы Кытайның көнбатышына куылачак.
Медведев Бакы, Ашгабад һәм Астанада Русия, дөресрәге Газпром белән эшләүнең файдасы турында сөйләде. Ягулык сәясәте белгече Бордонаро бу мәсьәләдә болай дип белдерде:
“Әгәр дә Газпром азәри һәм төркмән газын күбрәк алса, ул аны күбрәк сата да алачак. Һәм бу – Транс-Каспий һәм Набукко кебек проектлар янында тагын бер мөмкинлек булыр иде”.