Русиянең җирле үсешен планлаштыру Чаллыда карала

Чаллыда “Шәһәр төзелеше һәм Русиянең территориаль үсешен планлаштыру” исемендә VI Бөтенрусия конференциясе бара.
Әлеге конференциянең исеме Русиянең территориаль үсеше дигән сүзләр белән бәйле булса да, Русиянең җирләрен, чикләрен үстерү турында сүз бармый. Сөйләшү шәһәрләр төзелеше, шәһәр яки районнарның чикләрен хокукый яктан билгеләү турында барачак.

Конференциягә Русиянең бик күп төбәкләреннән 150гә якын вәкил килде. Шулар каршында чыгыш ясап, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев: “Мәскәү түрәләренең ишекләрен шакып йөрү бик кыен. Шуңа күрә регионнарга күбрәк вәкаләт бирергә кирәк. Шул вакытта гына территория чикләрен билгеләү мәсьәләсе тиз арада хәл ителер”, диде.

Ул шулай ук кунакларны Чаллы, Татарстан икътисады белән таныштырды. Аның әйтүенчә, КамАЗ мишиналарын сатып алу өчен чират барлыкка килгән. Татарстан уртача хезмәт хакы буенча, Идел буе округында 1 урынга чыккан.

Шәһәрләр төзелешендә милли төсмерләр бармы, дигән сорауга Татарстанның баш архитекторы Ирек Фәйзуллин болай дип җавап бирде:

“Милли төсмерләр мәсьәләсе һәркайда бар. Без моны яңа төзелештә милли бизәкләр аркылы чагылдырырга тырышабыз. Чаллыны алсак, аның зур өлеше совет архитектурасы белән бәйле. Яңа районнарда исә милли төсмерләр күзгә ташлана, мәчетләр күренә. Республикада бу юнәлештә эш бара”.

Мәскәү, Волгоград, Ростов, Киров, Петербур һәм башка шәһәрләрнең белгечләре ни өчен нәкъ менә Чаллыга җыелуын Васыйл Шәйхразиев аңлатты:

“Бу конференцияне бик күп шәһәрләр үзләрендә уздырырга теләде. Ләкин Чаллы динамик үсештә булган шәһәр дип танылды. Шуңа безне сайладылар. Белгечләрнең яңа идеяләрен үзебездә калдырып, яңа килүшеләргә юл ачыла”, диде Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе.