Германия тышкы эшләр министры Әфганстанга килде

Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер алдан игълан итмичә Әфганстанга килде.
Штайнмайер көнбатыштагы Һерат шәһәренә тукталды.

Анда Германия эчәр су тәэминаты системасын төзекләндерүне финанслый.

Әфганстандагы НАТО көчләрендә Германиянең 3500 хәрбие хезмәт итә.