АК партия турындагы карар матбугатта киң урын алды

Төркиянең хакимияттәге АК партиясы илнең секуляр нигезләренә каршы хәрәкәт итү гаепләве белән партиянең ябылуы таләп ителгән шикаятьнең конституция мәхкәмәсе тарафынанн кире кагылуы Төркия һәм чит матбугатында да киң урын алды.

Англиянең "THE TİMES" газетасы карарның хакимиятьтәге партия өчен моның бер җиңү булуын әйтә. Төркиядә демократия 4 тапкыр каты зыян күргән иде, бу юлы кичәге уңай карар белән 5нче булачак зыяннан котылды, дип язып чыкты. Газета шулай ук илдә айлар буе дәвам иткаән киеренкелекнең бетеүнә басым ясап, әлеге карар шулай ук ислам дөньясы өчен дә юллама булырлык мәгънәгә ия дип белдерде.

"ТHE GUARDİAN" басмасы "Төркия зур бер кризистан котылды" дигән башисем белән мәкалә бастырды. Газета конституция мәхкәмәсе исламчылар белән секуләрләр арасында бер тынычлык юлын башлау өчен бер форсат булды дип язып чыкты. Карар никадәр әһәмиятле булса да, ул шул ук вакытта Төркиядәге сәяси системаның никадәр нәзберек булуын күрсәтте һәм инде күзәтү астында булачагын язды "ТHE GUARDİAN" басмасы.

Төркиянең Европа берлегенә әгъзалыгына иң көчле яклау күрсәткән ил Анлия да карарны хуплады. Тышкы эшләр министры Милибанд ясаган белдерүендә, конституция мәхкәмәсе кылган карар Төркиягә дус илләр өчен сөенечле хәбәр һәм бу Төркиянең моннан соң берлеккә әгьзалык юлында тагын да демократик адымнар ала башлавын күрсәтте, дип белдерде.