Прага – Бүген Чехиядә тимер юл казасы нәтиҗәсендә кимендә 7 кеше һәлак булды, 67-се төрле җәрәхәтләр алды.
Краковтан Прагага баручы поезд Острава шәһәре тирәсендә тимер юлга ишелеп төшкән күпергә килеп бәрелгән.
Берничә вагон юлдан төшкән. Коткару эшләре бара.