Җәмилә - image maker

Җырчы Җәмилә турында мәкалә өч телдә бирелгән.

Интернеттагы газеталар нишли? Уфадан, Казаннан эленүче басмалар эшләп килә. Тик менә Чаллыдагы татарча газета сәхифәсе туктап калды.

Уфаларга барыйк, өмет белән

Уфадагы ике татарча газета интернетта эшлђп килђ. Алар анда инде кайбер Татарстан газеталарыннан да алда кергән. Иң башта “Өмет” кергән иде. Адресы: omet-ufa.ru. “Өмет” газетасы “Гепатит СПИД белән янәшә атлый” исемендәге мәкалә биргән. Сүз - йогышлы чирләр хакында. Газета укучыларга шул чирләрнең берсе - В гепатиты хакында язма тәкъдим итә. Тик мәкаләләр соңга калынып эленә.

Дүрт төймәле газета

Уфада зур форматлы “Кызыл таң” дигән газета бар. Интернеттагы адресы: kiziltan.ru .

Анда яңалыклар укыр өчен “Рус”, “Тат”, “Eng”, “TatLat” дигән дүрт төймә бар. Казандагы “Intertat.ru” электрон-газетасы да шулай эшли.

«Пекиндагы XXIX җәйге Олимпия уеннарында сигез спортчы спортның биш төрендә республикабыз исеменнән чыгыш ясаячак”, дип хәбәр итә ул. Тик Кытай темасы моның белән генә бетмәгән. Әйтик, Мәҗит Гафури исемендєге башкорт академия драма театры Кытайның 20 миллионлы Шанхай шәһәрендә гастрольләрдә булып кайткан.

Интернетта “Атна” юк, “Атка хыянәт” бар

Шулай да Уфада иң күп тиражлы татарча газета - ул «Атна». Тик интернетта аны укып булмый. Адресы да юк.

Уфадан көнбатышка таба - Чаллыга күчик. Моңарчы инернетта “Шәһри Чаллы” сайты бар иде. Адресы: challi.ru. Тик менә язылган доменның теркәлү вакыты чыккан. Чаллы газетасына кабаттан түләргә кушылган. Болай булгач, газетаның сакланган мәкаләләрен карар өчен билгеле “Матбугат.ру”га керергә туры килә. Анда “Шәһри Чаллы”ның берничә мәкаләсе сакланган. Әйтик, атлар турында. Локман Хисмәтуллинның “Атка хыянәт” мәкаләсе бар. “Татар халкы гомер-гомергә ат асраган. Хуҗалыкта зур ярдәмчесе, туйдыручысы ат булган”, дип язган булган интерттан киткән “Шәһри Чаллы”.

Ә атка печәнне кем сала?

“Татарстан яшьләре”нең Tatyash.ru сәхифәсе: “Атка печән кем сала?” дип сорый.

“Бүген Русиядә иң кызыктыргыч, иң кәттә һөнәр – чиновник, ягъни түрә. Дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 10 меңгә дә тулмаса да, мәктәпне тәмамлаган балалар югары уку йортларындагы дәүләт идарәсе факультетларына көтүләре белән агыла. Әлеге белгечлекләр буенча конкурслар хәтта иң популяр саналган икътисадчы белгечлегеннән дә зуррак. Якын киләчәктә бөтен кеше түрәгә әйләнсә, кем әйтмешли, син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем салыр? “ дип яза Tatyash.ru.

Ватаным Татарстанда тагын бер юбилей

Быел “Ватаным Татарстан” газетасы сәхифәсен яңарткан иде. Vatantat.ru бүген ни яза? “Аксакаллар сүзен – капчыкка” мәкаләсендә, 14 августта күренекле телче галим Мирфатыйх ага Зәкиевкә 80 яшь тулуы турында. Ул университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген кызыл диплом белән тәмамлаган. 1954 елда кандидатлык диссертациясе яклаган һәм берничә елдан шул ук уку йортында татар теле кафедрасы белән җитәкчелек итә башлый. Аннары Мирфатыйх Зәкиевкә билгеле тел галиме булып дан казанган. Казан педагогика университетында ректор, Тел һәм әдәбият университетында директор булып та эшләгән.

Безнећ гәќит “төрмәдән акча көтә

Beznen.ru “Төрмәдән акча көтәбез” мәкаләсен биргән. “Ут җәфасы белән суд җәфасыннан Ходай сакласын, ди, халык. Әйе, тегесен дә, монысын да Аллаһы Тәгалә күрсәтмәсен. Тик кайчакта кеше үзе кылган ялгыш адымнарына җаваплы карамыйча, барысына да кул селтәп, ата-анасын, якыннарын утка салуы турында уйламыйча, тимер рәшәткә артына керә”. Газета бер җинаятьче егетнең җавапсыз булуы, бар нәрсәгә күз йомып каравы, үзен туендыра алмыйча килмешәк булып кеше әйберенә кул сузып көн күрүе турында яза.

Җәмилә - Аn image maker in one

Beznen.ru да латин бњлеге дђ эшли. Ул инглиз хәрефләреннән тора. Шулай ук һәр мәкаләдә форум да эшли. Андый мөмикинлек Intertat.ruда бар. Тик соңысы кәгазь газета түгел, ә чын веб-чыганак. Intertat.ru мәкаләләрне кирилда, латинда бирә. Кайберләре урысча һәм инглизчә дә языла.

“Ул бик оста җырлаучы – аннан үрнәк алабыз!” мәкаләсен карыйк. Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә кешеләргә имидж ясарга да ярдәм итә башлаган. Урысча ул мәкалә “Талантливый человек талантлив во всем”, инглизчә “A singer and an image maker in one” дип шул ук Intertat.ruда бирелгән.

“Якташыңны тап”

Ә вебта булмаган газеталарны кайдан таба алабыз? Matbugat.ruдан. Анда сайтлары булмаган татар газеталары һәм журналларыннан да мәкаләләр бирелә.

Matbugat.ru үз фирма продуктларын да элеп тора. Аның “Якташыңны тап” хезмәте эшли башлады.

“Кайсы гына татар кешесен алма, ул туган ягыннан ерак яши. Күбебез шулай. Татар кебек дөньяга сибелгән башка халык юктыр. Интернет – якташларны, милләттәшләрне табу өчен менә дигән чара”, дип яза сайт. Авылда туып шәһәргә күченгән кешеләр монда үз якташларын таба ала. Белгәннәрен очрата, белмәгәннәре белән таныша. Чит җирләрдә яшәүче татарларга үз милләтеннән кияү яки кәләш табу да проблема. Беренче “свиданиегез” өчен “Матбугат.ру” иң романтик урын.