Әфганстанда шартлау 9 кешене үтерде

Әфганстанда АКШ җитәкчелегендәге коалиция белдерүенчә, интихарчы илнең көнчыгышында АКШ хәрби ныгытмасы янында машинада бомба шартлатып 9 тыныч әфганны үтергән һәм тагын 13-не яралаган.

Хост виләяте башлыгы Арсала Җамал әйтүенчә, корбаннар ныгытмага керергә дип көтеп торучылар булган.

Аның әйтүенчә, икенче шартлатучы вакыйганы тикшерүче полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итмәкче булган. Әмма аны полиция атып үтергән.