АКШ һәм Польша ракета калканы килешүен имзалады

АКШ белән Польша АКШ ракета калканының бер өлешен Польшада урнаштыру турында килешү имзалады.

Килешүгә Варшауда АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс һәм Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский имза салды.

Килешүнең Польша парламентында раслануы зарур.

Елъярым дәвам иткән сөйләшүләрдән соң имзалау тантанасы алдыннан чыгыш ясап Райс ракета калканы бары тик саклану максатында гына төзелә диде.

Русия ракеталарны бәреп төшерү өчен Польшада 10 ракета һәм күрше Чехиядә радар корылмасы урнаштыруга каршы чыга.