Грузия парламенты “илнең хәрби хәле” турындагы карарның мөтдәтен 8 сентяберьгә кадәр озайтты. Бу хакта депутатларны Президент Михаил Саакашвили сораган булган.
Җомга кич, Русия Грузиянең эчке районнарыннан гаскәрләрен чыгарып бетерүе турында белдерде. Саакашвили моны, "яхшы адым" итеп бәяләде, әмма "Грузиянең азат ителүе турында, Русия гаскәрләре урынына халыкара тынычлык урнаштыру көчләре килгәч кенә әйтеп, булачак" дип белдерде.