Украина президенты Виктор Ющенко хөкүмәт коалициясе таркалганнан соң парламентны тарату белән янады.
Телевидение аша чыгышында Ющенко, әгәр дә 30 көн эчендә яңа коалиция төзелмәсә, парламентны тарату хокукын кулланачагын әйтте.
Ул шулай ук парламентта сәяси һәм конституцион фетнә баруы турында әйтте.
Кичә парламенттагы Русия яклы оппозиция һәм премьер-министр Юлия Тимошенко блогы яклавы белән президет хакимиятен киметүче кануннар кабул ителде.
Бүген Ющенко партиясе Тимошенко блогы белән коалициядән чыгуын игълан итте.