Грузинең элекке тышкы эшләр министры, хәзер Грузия Юлы партиясе рәисе Саломе Зурабишвили Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Грузиянең бар сәяси көчләрен бердәмлеккә чакырды.
Европа Берлегендә рәислек итүче Франция президенты Николя Саркози төркеме Мәскәү белән Тифлис арасында дипломатик чишелеш эзләп йөргәндә, Грузинең оппозиция җитәкчесе Саломе Зурабишвили Азатлык студиосына килеп әңгәмә бирде. Европа Берлегенең низагны чишү тырышлыгын ул югары бәяләде.
Алда куркыныч ай көтә
Мәскәүдә үткән авыр сөйләшүләрдә көн тәртибендә бер генә мәсьәлә иде – Русия гаскәрләрен чыгару. Килешүгә ирешелмәгән булса, без басып алынган хәлдә калыр идек. Андый чикләнгән күләмдә мөстәкыйльлеккә ия булган илләр бар, мисал өчен Ливан. Минем өчен бу фаҗига булыр иде, диде оппозиция җитәкчесе.
Саркози белән Медведев ирешкән килешү нигезендә, Русия гаскәрләре бар ай эчендә Грузиянең бар бәхәссез төбәкләреннән чыгарылырга тиеш. Бу бик куркыныч чор булачак, чөнки ике яктан да провакацияләр ихтимал. Аларны булдырмас өчен без барын да эшләргә тиеш, диде Зурабишвили.
Дәүләтчелек кыл өстендә
Алдагы бер айда грузиннарга “хөкүмәт”, “оппозиция” кебек сүзләрне онытып торырга кирәк. Бар Грузия берләшеп шушы уртак максат - Русия гаскәрләрен илдән чыгару максаты өчен көч куярга тиеш, дип саный оппозиция җитәкчесе.
Бу Грузиянең дәүләт буларак яшәп калу-калмау мәсьәләсе, ди Зурабишвили. Шул сәбәпле ул әлегә урам җыеннары кебек чаралардан тотылып торырга чакыра. Мондый вазгыятьтә сәяси оппозиция була алмый, чөнки ул илеңә каршы чыгуны аңлатачак, ди Грузия Юлы фиркасы башлыгы.
Илне коткару төркеме кирәк
Элекке тышкы эшләр министры фикеренчә, хәзер Грузияне бу авыр хәлдән беркем дә ялгыз гына чыгара алмый. Андый фикердә булган һәркемне, шул исәптән Мишаны да [президент Саакашвили] ул бу фикердән арынырга чакыра.
Илне саклап калу өчен Зурабишвили президентка төрле сәяси көчләрдән торган махсус төркем төзергә тәкъдим итә. Хөкүмәт тә, коалиция дә түгел түгел, “илне коткару төркеме”. Бу бердән-бер юл, ди ул. Саакашвили моны аңламаса, үзе дә шушы фаҗигә корбаны булачак.