Багдадтагы шартлауда 12 кеше үлгән

Багдадта булган шартлаудан 12 кеше үлгән, 32 кеше яраланган. Гыйрак башкаласында бүген 2 машина шартлатылган, тагын 30 машина янган. Җирле хакимиятләр хәбәр иткәнчә, шартлаулар бер бер артлы, Каррада районында булган.

Бүген иртән Багдадка, алдан игълан итмичә, АКШ саклану министры Роберт Гейтс килде.Ул Гыйрак белән ике яклы иминлек килешүен төзү мәсьәләсен тикшерергә җыена. Шушы килешү нигезендә, АКШ хәрбиләре БМО мандаты мөтдәте беткәннән соң да, Гыйракта кала алачак.