Шәймиевнең "үлеме" кемгә кирәк?

Әлеге сорауга һәркем үзенчә җавап эзли. Бу турыда урамда да, өйдә дә, автобуста, эш урыннарында да сөйләшүләр әле дәвам итә.
Хәзер халыкны кызыксындырган төп сорау – гайбәтне чыгарган Ирек Мортазин артында кем тора?
Бу сорауга сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов та җавап эзли. Аның фикеренчә, республикада Шәймиевка каршы мәгълүмәти сугыш башлау, кайбер Мәскәү татарларына кирәк. Чөнки алар республика башлыгы урынына үз кешеләрен куярга тели.
Икенче яктан, журналист язмада, күптән түгел Ирек Мортазинның “Казанские вести” газетасы чыга башлавы турында яза. Бәлки мондый шаккатыргыч хәбәр белән ул газетасының тиражын күтәрергә ниятләгәндер. Әмма бу бик явыз ысул булыр иде, ди Әхмәтов.
Автор мондый гайбәт чыгаручыларны вакытында туктатырга кирәк ди. “Бу юлы дәшми калына икән, алга таба алар тагын да зуррак гайбәт чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, алар тарафыннан республика белән Шәймиев түгел, ә аңа охшаш кеше идарә итә дигән сүз дә чыгарырга мөмкиннәр. 1996 елда Борис Ельцин белән мондый хәлләр булган иде”, ди Рәшит Әхмәтов.