Райс Русия гамәлләренә тискәре бәя бирә

АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Русия “читләштерелү юлына баскан” һәм “торган саен күбрәк ил эчендә авторитар һәм читтә агрессив була бара”, дип саный.

Дәүләт секретаре Грузия белән сугыш нәтиҗәләренә багышланган, Русия-АКШ мөнәсәбәтләре турындагы нотыгында шул хакта әйтергә җыенган иде.
Райс шулай ук, Русиянең Дөнья Сәүдә Оешмасына кушылуы сорау астына куела, дип әйтә.

Элегрәк, Русия тышкы эшләр министры Лавров, Көнбатышны Русиягә Грузиядәге хәрби чаралары өчен җаза бирергә тырышудан кисәткән иде.