Буш: АКШта финанс казасы башланырга мөмкин

АКШ президенты Джордж Буш Кушма Штатлар зур финанс кризисына тарыды, әгәр дә Конгресс ашыгыч чара күрмәсә икътисадый каза башланырга мөмкин дип кисәтте.

Чәршәмбе кичендә телевидение аша чыгыш ясап Буш банкларны коткару һәм АКШ икътисадын тотрыклыландыру өчен Конгрессны 700 миллиард доллар бүлү планын хупларга чакырды.

Буш әйтүенчә, әгәр Конгресс аны ашыгыч рәвештә хупламаса? АКШта финанс паникасы башланырга, миллионнарча кеше эшләрен югалтырга мөмкин.