Русия һәм АКШ БМОда Иранга яңа резолюция турында килеште

Британиянең БМО дагы илчесе Джон Сауерс Русия белән АКШ Иранның атом программасына бәйле рәвештә Тәһранга карата яңа резолюция турында килеште диде.

Моны ул Пакстандагы хәлләр турында БМО идарәсендә югары дәрәҗәдә сөйләшүгә кереп китәр алдыннан хәбәрчеләргә әйтте.

Көнбатыш дипломатлары әйтүенчә, БМО Иминлек шурасының яңа резолюциясе моңарчы Иранга каршы кертелгән 3 дәрәҗәдәге чикләүләрне раслыячак.

Килешү турында тәфсилле мәгълумат әле җәмәгатьчеллекә чыгарылмау сәбәпле, дипломатлар үз исемнәрен атамауны сораган.