Русия АКШ департаменты хисабына җавап бирде

Русия тышкы эшләр министрылыгы АКШның "Дөняда дин иреклеге турышы" турындагы еллык хисабын бер яклы дип атады. Министрлык тараткан белдерүдә, бу хисап Русиягә карата "алкараш" белән язылган дип әйтелә.
Хисапта Русиядә рус православ чиркәүгә дәүләттә өстенлек бирелә, аның дини бәйрәме рәсми билгеләп үтелә, дип әйтелгән булган. Русия тышкы эшләр министрлыгы үз белдерүендә моңа җавап йөзеннән, АКШта да Раштуа бәйрәменең рәсми билгеләп үтеләүенә басым ясый.
Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, дәүләт Русиядәге гадәти диннәрнең хәйрия, социал һәм белем бирү программаларына теләктәшлек күрсәтә, диелә.

Шул ук вакытта, кайбер дини оешмаларның эшчәнлеге Русия кануннарына туры килми, шуңа дәүләт җәмгыятькә куркыныч туган очракта читтә күзәтеп тора алмый, дип әйтелә министрлык белдерүендә.
АКШ дәүләт департаментының Дөньяда дин иреклеге торышы турындагы еллык хисабында, мөсельманнарның хөкуклары кысылуы, аерым алганда Татарстандагы татар-төрек мәктәпләренең тикшерелүе турында сүз барды.