“Харрас абзый китәчәген үзе дә сизмәде кебек…Авырган, белгән булса, кәефе булмаса йөгерергә дә чыкмас иде инде…”- ди дусты, прозаик Вакыйф Нуриев. 7 үктәбер иртән тормыш иптәше белән иртәнге йөгерү вакытында йөрәк өянәге килә һәм ул соңгысы була.
Вакыйф Нуриев әйтүенчә, Харрас абзый, әле 6 үктәбердә өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан язучылар берлеге оештырган мәҗлестә катнаша. Әлеге чарада булган Әхәт Сәфиуллин да: “Харрас абый кичә шат күңелле булды, бернинди моңсулык сизелмәде, бергә утырдык!”- ди. Ләкин дуслары моңа кадәр аның йөрәге авыртуын яшермәде.
Харрас Әюпов тумышы белән Татарстанның Мөслим районы Түреш авылыннан була. 1964-69 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген бетерә. “Татарстан яшьләре” газетасында эшләп ала. Соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында баш редактор вазыйфасын үти. 1994 елдан Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
“Ышаныч”(1980), “Каен балкышы”(1985), “Таң суы”(1987), “Сабыр савытлары” (1992), “Намаз” (1995), “Җәяүле буран” (1996), “Көй эзләү” (2001) исемле җыентыкларга тупланган шигырьләрендә буыннар багланышын, кешеләр һәм милләт язмышын сурәтли. Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим ителә, ләкин үзе исән чакта ала алмый китеп бара.
Шагыйрь Харрас Әюповны 8 үктәбердә туган ягы Мөслим районы Түреш авылы туфрагына җирләячәкләр.