Лукашенконың Европа сәфәрләренә тыю бетерелде

Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Беларус президенты Александр Лукашенконың Европага сәфәрләренә тыюларын алырга булды. Бу хакта дипломатлар Люксембургта булган очрашу вакытында әйтте. Бу карарның мөтдәте – 6 ай.

Бу чара, Беларуста сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруга җавап йөзеннән кабул ителгән.
Әмма Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелегенә һәм 1999-2000 елларда оппозиция активистларының юкка чыгуына бәйле булган кешеләргә Европа Берлегенә керү һаман да тыелган.